Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Һәр сортка үз документы

    Ел саен ТРда "Россельхозцентр" филиалы район бүлеге белгечләре орлыкларның сорт сыйфатын билгеләү эшләрен башкара. ТРда "Россельхозцентр" филиалы район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев белән әңгәмә орлык сыйфатына анализ һәм контроль ысуллары, шушы эш төре буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү , авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең апробация буенча эшләрне башкармауы нәтиҗәсендә орлыкларга сорт докуметлары...

    Ел саен ТРда "Россельхозцентр" филиалы район бүлеге белгечләре орлыкларның сорт сыйфатын билгеләү эшләрен башкара. ТРда "Россельхозцентр" филиалы район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев белән әңгәмә орлык сыйфатына анализ һәм контроль ысуллары, шушы эш төре буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү , авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең апробация буенча эшләрне башкармауы нәтиҗәсендә орлыкларга сорт докуметлары бирелмәү мәсьәләләренә багышланды.

    - Бүгенге көндә орлыкларның сорт сыйфатын сезнең белгечләр нинди эш комплексы нигезендә билгелиләр?

    - Филиал бу эшләрне "Орлыкчылык турында"гы 149 нчы Федераль законның 26 маддәсе нигезендә алып бара. Шушы маддә нигезендә авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары сорт сыйфаты апробация үткәрү һәм чәчүләрне теркәү, грунт контроле һәм лаборатор сорт контроле белән билгеләнә.

    - Роберт Хәкимҗанович, филиал бу эш төренең бер өлешен дәүләт йөкләмәсе хисабына башкара. Дәүләт йөкләмәсе буенча орлыкларның сорт сыйфатын билгеләү эшләре күпме мәйданнарда башкарыла?

    - Район буенча дәүләт йөкләмәсе 4405 гектар һәм ул бүгенге көнгә тулысынча үтәлгән. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә шушы средстволар хисабына 4059 гектар орлык мәйданы теркәлгән. "Олы Кариле" ААҖда - 181 гектар һәм "Торговый дом кедр" ООО - 165 гектар. Бүген район буенча чәчүлек орлыкларын апробацияләү һәм теркәү тулысынча тәмамланган.

    - Чәчүлек орлыкларын апробацияләү һәм теркәү нәтиҗәләре нинди?

    - Апробацияләү барышында ачыкланганча, "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә генә тиешле сорт документлары бар. "Олы Кариле" ААҖда чәчүлек орлыкларын апробацияләү һәм теркәү көзге бодай һәм арпа басуларында башкарылган. Сабан бодае һәм борчакка документлар булмаганлыктан, бу чәчүләр теркәлмәгән.

    - Чәчүләрне апробацияләү һәм теркәү буенча эшләр башкарылмаганлыктан орлыкларга сорт документлары булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләрен нәрсә көтә?

    - Бу культуралар сортсыз дип санала һәм җитештерүченең 2015 елда дәүләт ярдәме алуда кыенлыклары килеп чыгарга мөмкин.

    - Районның фермер хуҗалыкларында орлыкларның сорт сыйфатын билгеләү эше ничек куелган?

    - Барлык фермер хуҗалыкларында да апробация эшен башкару өчен бер генә сорт документы да юк. Шул сәбәпле алардагы барлык орлыклар сортсыз булып санала. Бу исә киләсе елда фермерларга дәүләт ярдәме бирүне куркыныч астына куя.

    - Бу хәлне ничек җайга салырга һәм дәүләт ярдәмен тоткарлыкларсыз алу өчен хуҗалыклар нәрсә эшләргә тиеш?

    -Хәзер орлыклар составыннан массакүләм репродукцияле орлыкларны алып, дөрес рәсмиләштерелгән сорт документлары белән югары репродукцияле орлыклар, ягъни сертификатлы орлыклар сатып алырга кирәк. Әгәр сораулар булса, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре безнең филиал белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

    - Аңлатмагыз өчен рәхмәт.

    Рәсемдә: баш агроном Илгиз Заһретдинов, беренче категория агрономнар Лилия Ганибаева, Гөлназ Гафиятова, Нурания Миңнуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: