Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Программалар ничек үтәлә?

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов безнең районда эш визиты белән булды. Район үзәгендә ул капиталь ремонттан соң поликлиниканы карады. Баш табиб Ильяс Миңневәлиев белән бергә ул табиблар кабинетларында булды, аларның хезмәт хакы белән кызыксынды, авыруларны күчмә кабул итү системасы белән танышты. Аңа сәламәтлек саклау буенча кабул ителгән...

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов безнең районда эш визиты белән булды.
Район үзәгендә ул капиталь ремонттан соң поликлиниканы карады. Баш табиб Ильяс Миңневәлиев белән бергә ул табиблар кабинетларында булды, аларның хезмәт хакы белән кызыксынды, авыруларны күчмә кабул итү системасы белән танышты. Аңа сәламәтлек саклау буенча кабул ителгән программалар, аларны тормышка ашыру турында урыннардагы фикерне ишетү кызыклы иде. дәваханәне кирәкле медицина техникасы белән җиһазландыру мәсьәләсе тикшерелде, ул ремонт сыйфатыннан канәгать калды. Аннан соң дәваханә табиблары белән очрашты. Илдар Гыйлметдинов катнашучыларны Дәүләт Думасы кабул иткән закон актлары белән таныштырды һәм киләчәктә хәл ителергә тиешле проблемалар турында сөйләде. Табибларга мәгариф системасындагы үзгәрешләр турында ишетүе дә кызык иде, чөнки Илдар Гыйлметдинов Дәүләт Думасында шул профильдәге комитетка керә. Яшь белгечләрне әзерләү буенча максатлы программа, торак алу программасы, авылларда эшләргә теләгән яшь белгечләргә 1 миллион сум түләү турындагы сорауларга аңлатма бирелде. Төрле программаларның демография процессына тәэсир итүе турындагы соравыбызга ул болай диде: "Соңгы елларда үткәрелгән диспансерлаштыру күп кенә авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирде, бу исә кешеләр сәламәтлегендә ачык чагыла. заманча яңа диагностикалау үзәкләре төзү эш өчен дә, дәвалау өчен дә яхшы шартлар тудыра. РФ Хөкүмәтенең күп балалы гаиләләрне яклау турындагы программасы уңай нәтиҗәләр бирә".
Баш табиб капиталь ремонтка һәм җиһазлар алуга күрсәткән ярдәме өчен аңа рәхмәт белдерде.
Аннан соң депутат республика программалары буенча төзелүче социаль объектлар белән танышты. Олы Мәрәтхуҗа авылында клуб төзелешен карады, төзүчеләрдән төзелешне төгәлләү сроклары белән танышты. Клуб ачылышында катнашырга, Туфан Миңнуллинның туган авылында аның туган көненә багышланган спектакль карарга теләк белдерде. Иске Казиле авылында ул узган ел файдалануга тапшырылган модульле ФАПны карады, фельдшер Фирдания Гыйлметдиновадан объектның функциональ сыйфаты белән кызыксынды. Аңа комплекс ошады, үрнәк буларак аны илебезнең башка регионнарында да кулланырга тәкъдим итәрлек икәнлеген әйтте.
Рәсемдә: РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов ЦРБ табиблары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев