Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поселокларыбызны парклар бизәячәк

Район үзәгендә, аерым алганда Комаров урамы микрорайонында яшәүчеләр көн саен "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы янында төзелүче паркта үзгәрешләр күзәтәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Парк һәм скверлар елы кысаларында, Татарстанда 143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк, шуларның 75е яңадан төзелә, 68енә капиталь ремонт ясала. "Парк һәм скверлар"...

Район үзәгендә, аерым алганда Комаров урамы микрорайонында яшәүчеләр көн саен "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы янында төзелүче паркта үзгәрешләр күзәтәләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Парк һәм скверлар елы кысаларында, Татарстанда 143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк, шуларның 75е яңадан төзелә, 68енә капиталь ремонт ясала.

"Парк һәм скверлар" программасын финанслауга Татарстан Республикасы бюджетыннан агымдагы елда 1 млрд.сум акча бүлек бирелә. 14 августта Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге яңартылган парк һәм китапханәне ачты. Кама Тамагында май аенда юлга брусчатка сала башладылар, ә хәзер анда җәяүлеләр ял итә, балалар роликларда һәм велосипедларда йөри. Август башында паркта юл кырыйларында матур фонарьлар барлыкка килде.

Бу объектта нинди эшләр калганлыгын МР башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин сөйли:

- Эшләрнең күп өлеше башкарылды инде. Шушы көннәрдә электр челтәренә ялгаячаклар, эс-кәмияләр куелачак. Каматамагылыларның яраткан ял итү урынына әверелергә тиешле шушы зур парк төзелешенә республика бюджетыннан 9 млн.200 мең сум акча бүлеп бирелде. Эшләрне "Вика"ООО подряд фирмасы алып бара, ул ук Куйбышев Затон штпда да Столяров исемендәге мәдәният йорты янәшәсендә парк булдыру өстендә эшли.

Бу парк өчен ике миллион сум акча каралган. Ул киртәләп алынган, бию мәйданчыгы ясалган, тиздән утка тоташтырылачак. Хәзер юлларга брусчатка җәяләр. Кама Тамагы штпда паркны ачу август ахырына планлаштырыла.

Шушы яшел зоналар һәркем өчен буш вакытларын үткәреп ял итү мөмкинлеге бирәчәк. Биредә мәдәни спорт һәм күңел ачу чаралары күздә тотыла. Шунысы шатлыклы, парк проектлары халык белән киңәшеп эшләнелгән. Димәк, төрле яшьтәге кешеләрнең теләкләре һәм мәнфәгатьләре искә алынган.

Бу объ ектларга зур акчалар салынган, ә хәзер аларга тиешле сакчыл караш кына булдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев