Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поселокларда өч спорт объекты эшләячәк

Республика районнарында яшәүчеләр апрель аеннан башлап, "Казан-арена" стадионы, башка спорт объектлары төзелешен җыештыру өмәләрендә актив катнашты. Татарстан Универсиадага әзерләнде. Иң актив һәм намуслы районнарны бүләкләү өчен республикада балл системасы кертелде. Эшләнгән балл системасы республика районнарында яңа спорт корылмалары санына турыдан-туры тәэсир итте. Безнең районның барлык шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләре...

Республика районнарында яшәүчеләр апрель аеннан башлап, "Казан-арена" стадионы, башка спорт объектлары төзелешен җыештыру өмәләрендә актив катнашты. Татарстан Универсиадага әзерләнде.
Иң актив һәм намуслы районнарны бүләкләү өчен республикада балл системасы кертелде. Эшләнгән балл системасы республика районнарында яңа спорт корылмалары санына турыдан-туры тәэсир итте.
Безнең районның барлык шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләре график буенча кирәкле эшләр башкарырга йөрде. Нәтиҗәдә 4417 балл җыйдык. Авыл районнары арасында бу яхшы күрсәткеч. Гомуми эш нәтиҗәсе буларак Кама Тамагы штпда, Куйбышев Затон штпда һәм Тенеш штпда өч яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Сентябрьдә Кама Тамагында Агрошәһәрчектә, Куйбышев Затон штпда кадет мәктәбеннән ерак түгел спорт инвентаре белән тренажер мәйданчыклары урнаштырыла. Аларга турник, таган, гимнастика комплексы һәм теннис өстәле куелачак, балалар өчен уйнау мәйданчыгы ясалачак. Ә Тенеш штпда мини-футбол мәйданчыгы булачак.
Мәйданчыклар нигезе әзер инде. Шушы көннәрдә архитектура формалары кайтарыла һәм "Кама" ООО подрядчы оешмасы аларны урнаштырып бирәчәк.
Подряд оешмасын гамәлгә куючы Рамил Галимов болай ди: "Безнең район кирәкле җиһаз һәм инвентарь кайтарту графигына кертелгән. Алып кайткач бер-ике көн дәвамында аны урнаштырачакбыз. Бригадабыз тәҗрибәле. Эштә өзеклекләр булмас дип уйлыйм".
Агымдагы елда ук актив яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр саф һавада физик кульура белән шөгыльләнә алачак. Яшь буенча чикләүләр юк, һәр кеше үз күңеленә хуш килгән спорт төрен сайлап ала алачак. Теләк кенә булсын.
Тенеш мәйданчыгында эшләргә ООО директоры Илдар Хәйруллин җитәкчелек итә. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «Без периметр буенча поребриклар куйдык, явым-төшемнәр сеңсен өчен 20 сантиметр калынлыкта комлы нигез ясадык. Хәзер бульдозерчы Рамил Хәйретдинов вак ташны тигезли, аннан соң ясалма газон җәеләчәк. Мәйданчыкны киртәләп алу күздә тотыла».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X