Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Питрау моркаратайлыларны туган авылына җыя

Биредә гореф-гадәтләрне саклыйлар, өлкәннәрне хөрмәт итәләр, борынгы рецептларны саклыйлар һәм үзләренә генә таныш җырларны башкарлар. Бу - мордва каратае дип аталган горур халык яшәүче Мордва Каратае авылы. Бүген биредә Питрау көненә багышлап авыл көне үткәрелде. Хәзер авыл халкына яңгыр түгел, таш яуса да, җыелыр урыннары бар. Янәшәдә яңа клуб, яңа...

Биредә гореф-гадәтләрне саклыйлар, өлкәннәрне хөрмәт итәләр, борынгы рецептларны саклыйлар һәм үзләренә генә таныш җырларны башкарлар. Бу - мордва каратае дип аталган горур халык яшәүче Мордва Каратае авылы.

Бүген биредә Питрау көненә багышлап авыл көне үткәрелде. Хәзер авыл халкына яңгыр түгел, таш яуса да, җыелыр урыннары бар. Янәшәдә яңа клуб, яңа чиркәү, авыл кадәр менә дигән юл, яңа күпер бар. Хәзер безгә коеларны төзеклзәндерергә кирәк, дип хәл иткән авыл халкы.Шикләнмәгез, алар моны да эшләячәк, тирә як авылларда яшәүчеләр хәтта бирегә суга киләчәк. Ә бүген бәйрәм. Кунакларга милли ризыклар һәм юкә чәчәге, мәте һәм гөлҗимештән кайнатылган чәй тәкъдим иттеләр.

Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина лазарева авыл халкын бәйрәм белән котлап, җирлек рәхмәт хатын һәм авыл тормышында актив катнашучы, шушы авылда туып-үсеп, бүген читтә яшәүчеләргә бүләкләр тапшырды.Алар арасында Вера Колударова, Валентина Кудалова, Владимир Пушканов, ирле-хатынлы Афимовлар, Лидия Глонина.

-Мин сезне һәрвакыт үркән итеп күрсәтәм, афәрин! Зиратны да җыештырып торасыз, авыл да да тәртип, бәйрәмгә дә бергә булып җыеласыз.

Бәйрәм чарасын алып баручы Вера Колударова быел авылның юбилярларга, аеруча гаилә юбилейларының күп булуын билгеләп үтте. Болар - Балякаевлар, Афимовлар, Макарычевлар, Никушевлар гаиләләре.

Биредә чара җылы,дустана шартларда уза. Авыл халкы рәхәтләнеп халык һәм заманча җырлар башкара, Андрей Глонин кебек бииләр, шигырь укыйлар,Ирина Окунева кебек шаярталар һәм бүләкләр тапшыралар.

Шаян лотерея да, символик бүләкләр дә авыл халкына һәм кунакларга ошады.

Авыл халкын бәйрәм белән МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев