Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пассажирларга уңай булсын

"Мәктәп автобусы" программасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта берничә тапкыр ТР Премьер-министры Илдар Халиков та билгеләп үтте. Мәктәп автобуслары көн саен балаларны кечкенә авыллардан база мәктәпләренә китерә. Алар барысы да ГЛОНАСС терминаллары базасында мобиль навигация системасы белән җиһазландырылган. Безнең район мәктәп автобуслары белән ничек тәэмин ителгән һәм укучылар йөртү...

"Мәктәп автобусы" программасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта берничә тапкыр ТР Премьер-министры Илдар Халиков та билгеләп үтте.

Мәктәп автобуслары көн саен балаларны кечкенә авыллардан база мәктәпләренә китерә. Алар барысы да ГЛОНАСС терминаллары базасында мобиль навигация системасы белән җиһазландырылган. Безнең район мәктәп автобуслары белән ничек тәэмин ителгән һәм укучылар йөртү өчен аларның куркынычсызлыгы турында «Бэркут» автотранспорт предприятиесе директоры Хәмит Галиуллин белән сөйләштек.

Мәктәп автобусларын мониторинг системасы белән тәэмин итү проектында иң мөһиме- балалар куркынычсызлыгы. Теләсә кайсы минутта система теге яки бу автобусның кайдалыгын, аның нинди тизлек белән хәрәкәт итүен, йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек саклавын күрсәтә. Шул ук вакытта ул төймәгә басып, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда коткару хезмәтләрен чакыртырга мөмкин. Районда 13 мәктәп автобусы эшли. Узган елда МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев карары белән «Бэркут» АТП паркына 30 урынлы «ПАЗ-4337» пассажирлар йөртүче яңа автобус кайтартылды. Ул 12 елдан артык эшләгән искергән автобусны алыштырды. Аның маршруты элеккечә: Кама Тамагы-Тенеш, Кама Тамагы- Затон һәм район үзәге буенча хәрәкәт итү. Өч поселокта яшәүчеләрне йөртүдән тыш, мәктәп укучыларын йөртү дә аның функциясенә керә. Бүген аны өч елдан артык стажы булган Альберт Гафиятуллин (рәсемдә) йөртә.

- Хәмит Миңневәлиевич, автопаркта йөртүчеләрнең стажлары шулай азмы, һәм сез аларны ничек сайлап аласыз?

- Бүгенге көндә автотранспорт предприятиесендә 19 кеше эшли. Моннан тыш, мәктәп укучыларын йөртүчеләрдән башка бездә зур йөк техникасын да- автовышка, сиптерү машинасы, автотөягеч, тракторда эшләүчеләр дә бар. Аларның руль артындагы стажы күпкә артыграк һәм уртача 40 яшьләр тирәсендә. Коллективыбыз бердәм, һәр ел саен эшнең сыйфатына таләпләр арта. Шуңа күрә һәркем үзенә тапшырылган җаваплылыкны аңлап эшли. Көн саен, эш башланганчы һәм тәмамлангач шәфкать туташы Румия Шакирова йөртүчеләрнең физик торышын тикшерә. Әгәр тикшерү узмыйсың икән, рейска чыкмыйсың. Һәр йөртүче моны яхшы аңлый. Шул ук вакытта бу хезмәт хакы һәм карьерага да тәэсир итә. Ә хезмәт хакын бездә һәркем вакытында ала.

- Хәмит Миңневәлиевич быелгы ат елыннан сез нәрсәләр көтәсез?

- Ат елында безнең тимер атларыбыз да сынатмаслар, районда яшәүчеләргә төгәл һәм төзек хезмәт күрсәтерләр дип ышанам.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев