Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Омтылырлык максатыбыз бар

Сочидагы Олимпия уеннарына кызыгып, районыбыз егет-кызлары XXVIII кышкы спорт уеннарында актив катнашты. «Акчарлак» спорт комплексының зур залында командалар иңгә-иң тезелеп баскан. барлык егерме җирлек үз командаларын чыгарган иде. Уеннарны муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Ул спортчыларга спортның сайлап алган төрләрендә уңышлар теләде. «Бүген көчле, матур булу, уңышларга ирешү...

Сочидагы Олимпия уеннарына кызыгып, районыбыз егет-кызлары XXVIII кышкы спорт уеннарында актив катнашты. «Акчарлак» спорт комплексының зур залында командалар иңгә-иң тезелеп баскан. барлык егерме җирлек үз командаларын чыгарган иде.

Уеннарны муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Ул спортчыларга спортның сайлап алган төрләрендә уңышлар теләде. «Бүген көчле, матур булу, уңышларга ирешү өчен барлык шартлар да булдырылган. Аларны тулысынча файдаланыгыз гына. Спортның тормышта әле беркемгә дә комачаулаганы юк, киресенчә, ул куелган максатка ирешергә ярдәм генә итә».

Газинур Әүхәт улы шулай ук якташыбыз, көрәшчеләр арасында республика ярышында призлы урын алган Равил мөбарәкшинны да котлады.

Ярыш флагын күтәрү хокукы узган елгы уеннарда җиңгән команда - Кама Тамагы шәһәр җирлеге командасы капитаны Владимир Комаровка бирелде. Оештыручылар уеннар тәртибен аңлатты һәм хөкемдарлар командасы белөн таныштырды. «Уен төрләре буенча таралышыгыз» командасы бирелүгө үк спортчылар өч төркемгө бүленде. Волейболчылар ярышларның финал өлеше уздырылган күршедәге Кама Тамагы урта мәктәбенә юл алды. Ярышларда дүрт зонада 16 команда катнашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Кама Тамагы, икенче һәм өченче урыннарда - Тәмте һәм Иске Казиле командасы алды.

Бу вакытта боз мйданчыгында тимер аякта узышучылар көч сынашты. Шорт-трек буенча ярышта 9 команда катнашты. Олы Бортас җирлеге данын якларга МСУ башлыгы Радик Сәгъдиев чыкты.

Спортның әлеге төрендә затонлылар иң яхшысы булды, каматамагылылар аларга берничә секунд кына оттырды. Өченче урында- олыкарилеләр.

Спорткомплекс холлында шашка ярышлары кызганнан кыза барды. Бу төрдә көч сынашырга теләүчеләр бик күп иде, анда 19 команда катнашты. Җирлек башлыклары гына да үз командалары өчен 20 баллы бонуслар эшләде, сигез кеше катнашты. Балтач, Осинники, Олы Кариле, Иске Казиле, Сөйки, Келәнче, Уразлино, Олы Яңасала җирлекләре башлыклары үз командаларын җитәкләгән иде. Нәтиҗәдә, шашкада келәнчелеләр беренче, искеказилеләр - икенче, искебарышлылар - өченче булды.

Берүк вакытта «Акчарлак» СОК зур спорт залында өстәл теннисында көч сынаштылар. Өстәл теннисы буенча уен финалына дүрт команда чыкты. Ярышларда исә барлыгы 14 җирлек катнашты. Киеренке көрәштә кирельскийлылар беренче урынны яулады. Икенче урында - сөйкилеләр. Өченче һәм дүртенче урыннарны - Кама Тамагы һәм Тәмте командалары алды.

Салкын булуга карамастан, чаңгы юлында көрәш кызу булды. Чаңгы эстафетасында катнашуга 10 команда теләк белдерде, әмма ярышларга тугызы гына кертелде. Сөйки чаңгычылары беркемгә мөмкинлек калдырмады. Алар барысын да узып, бер әйләнешкә алда килде. Көндәшләренең соңгы катнашучылары эстафетага чыгып киткәндә, районыбызның «чаңгы-җиңел атлетика үзәге» булган сөйки спортчылары инде финишка килеп җиткән иде. Калганнарны ярты әйләнешкә узып, затонлылар икенче урынны алды. Олыкарилеләр өченче урында. Ә дүртенче һәм бишенче урыннар өчен чын көрәш булды. Нәтиҗәдә, искеказилеләр һәм тәмтелеләрне артта калдырып, дүртенче булып финишка олысалтыклылар, бишенче булып кирельскийлылар килде.

Олы Карамал спортчыларын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Эстафетада дүртенче катнашучы көндәшләре финишка килеп җиткәннән соң старт алды. Үзенең соңгы булып киләсен белсә дә, чаңгычы дистанцияне үтте.

Бу вакытта спорт комплексының зур залы спортның башка төрләренә әзерләнде. Гер спорты, армреслинг, көрәш залга халыкны күп җыйган иде. Гер спортын әлеге төр буенча ТР чемпионы Дмитрий Плохов хөкем итте. Ярышларда катнашырга 12 команда килгән иде. Кама Тамагы, Тәмте, Иске Казиле спортчылары иң көчлеләре булды. Армреслингта 17 команда катнашты. Биредә Тәмте спортчыларына тиңнәр табылмады, икенче урында Кама Тамагы, өченчедә Иске Казиле спортчылары.

Милли көрәш, йөзү, гаилә эстафетасында 9ар команда катнашты. Көрәш буенча искеказилеләр тиңдәшсез батырлар булды, икенче һәм өченче урыннарны Кама Тамагы һәм Олы Кариле командалары бүлеште. Йөзү буенча бассейн хуҗалары - каматамагылылар беренчелеккә чыкты. Икенче урында Затон, өченче урында Сөйки спортчылары. Гаилә эстафетасы биатлон буенча ярыш тибында үтте. Кече Салтыктан эстафетада авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Шулай да беренче урынга олыкарилеләр чыкты, икенче һәм өченче урыннарны Сөйки һәм Иске Казиле спортчылары бүлеште.

ХХVIII район кышкы спорт уеннары йомгаклау таблицасы түбәндәгечә: Кама Тамагы -693, Куйбышев Затон - 576, Иске Казиле - 552, Тәмте - 530, Сөйки - 510, Олы Кариле - 451, Кирельский -364, Кече Салтык - 328, Тенеш - 301, Красновидово -293, Олы Салтык - 284, Олы Яңасала - 265, Иске Барыш - 261, Олы Бортас - 218, Келәнче - 196, Варварино - 151, Олы Карамал - 100, Осинники - 85, Уразлино - 75, Балтач - 73 балл җыйды.

Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев ярышта һәм спортның аерым төрләрендә җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Икенче көнне Сочидагы Олимпия уеннары да тәмамланды. Уен башындагы травмаларга һәм уңышсызлыкларга карамастан, Россия командасы медальләр саны буенча беренче урынны яулады. Горурланырлыгыбыз, омтылырга максатыбыз бар.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев