Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олимпиада барган көннәрдә

9 февральдә Кама Тамагы район халкы вакыты буенча Сочи олимпиадасының беренче ярышларына туры килгән традицион чаңгы ярышларына чыкты. Бу көнне күбесе җиңүче булу яки оттыручы хисенең нинди булуын үзендә сыный алды. Көчле җилгә карамастан, мәктәп күленә чаңгычылар күп җыелган иде. Ярышларда 150гә якын кеше катнашты. Сигез җирлек һәм сигез уку...

9 февральдә Кама Тамагы район халкы вакыты буенча Сочи олимпиадасының беренче ярышларына туры килгән традицион чаңгы ярышларына чыкты.

Бу көнне күбесе җиңүче булу яки оттыручы хисенең нинди булуын үзендә сыный алды. Көчле җилгә карамастан, мәктәп күленә чаңгычылар күп җыелган иде. Ярышларда 150гә якын кеше катнашты. Сигез җирлек һәм сигез уку йорты чаңгы ярышларында 6 яшь категориясендә катнашкан спортчыларын алып килгән.

- Олы Бортас авыл җирлеге командасын 21-30 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында җиңүче булган җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев җитәкләгән иде,- ди яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин. -Хатын кызлар арасында әлеге төркемдә иң яхшы күрсәткеч Анна Горшенинада иде. 11 яшькә кадәрле балалар арасында финишка беренче булып килгән мәктәпкәчә яшьтәге Егор Сорокин үзенең чыдамлыгы белән сокландырды. Яшь чаңгычыларыбыз Алмаз Мөлеков һәм Инна Калеева (15-20 яшьлекләр) үз позицияләрен бирмәде. Алар янәдән беренчеләр. 31-50 яшькә кадәргеләр арасында чабышуда беренче булып килгән Александр Сорокин һәм Ләлә Хәлилова үз балалары өчен үрнәк булды. Татьяна Завалова ярышларда иң өлкән катнашучы булды һәм үз төркемендә беренче булып килде. Ирләр арасында өлкәннәр төркемендә Рәис Кәлимуллин җиңде, Булат Тимергалиев һәм Гөлия Хөснуллина 12-14 яшьлекләр арасында иң җитезләре булды.

Бу көнне райпо хезмәткәрләре спортчыларны кайнар чәй белән сыйлады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев