Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы район Советында оештыру мәсьәләләре хәл ителде

20 октябрьдә өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының икенче утырышы үткәрелде. Сессия эшендә 36 депутат, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Вакантлы вазыйфага конкурста ике кандидат катнашты. Депутатлар бертавыштан бу вазыйфага Алмаз...

20 октябрьдә өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының икенче утырышы үткәрелде.

Сессия эшендә 36 депутат, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Вакантлы вазыйфага конкурста ике кандидат катнашты. Депутатлар бертавыштан бу вазыйфага Алмаз Сабирҗановны тәкъдим итте. Аннан соң контрактка кул куелды.
Сессиядә дүрт даими комиссия оешты: бюджет, салымнар һәм финанслар буенча; социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча; икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, ТКХ һәм төзелеш буенча; экология, аграр мәсьәләләр, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану буенча. Совет карары белән Кама Тамагы муниципаль район Советының даими комиссия рәисләре расланды.
Утырыштагы җиденче мәсьәлә - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район Советы Президиумын оештыру. Аңа муниципаль район башлыгы, аның урынбасарлары, даими комиссия рәисләре һәм "Кама Тамагы штп" МБ башлыгы урынбасары керде.
Депутатлар шулай ук "Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында"гы 2013 елның 18 ноябрендәге 201 нче Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район Советы карарының аерым положениеләрен гамәлдән туктату турында", "2016 елга район территориясендә эшчәнлекнең аерым төрләренә кертелгән керемгә бердәм салымны гамәлгә кую турында", "Биналар, корылмаларны карау тәртибе турында", "Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында" карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев