Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әни, мин сине шундый көттем...

Әлеге гаилә турында беренче тапкыр яз көне ишеттем. Автобуста кайтканда бер чибәр кыз юлдашым булды, җитмәсә аралашучан булып чыкты. Ул елмаеп үз гаиләсе хакында сөйләде. Шул кадәр ярату хисе белән сөйләде ки, мин сүзнең гаиләгә тәрбиягә алынган эне-сеңелләр турында барганлыгын тиз генә аңлашып та җитмәдек. - Әнием, өченче баладан соң...

Әлеге гаилә турында беренче тапкыр яз көне ишеттем. Автобуста кайтканда бер чибәр кыз юлдашым булды, җитмәсә аралашучан булып чыкты. Ул елмаеп үз гаиләсе хакында сөйләде. Шул кадәр ярату хисе белән сөйләде ки, мин сүзнең гаиләгә тәрбиягә алынган эне-сеңелләр турында барганлыгын тиз генә аңлашып та җитмәдек.

- Әнием, өченче баладан соң 14 ел үткәч тагын бер кыз тудырып туганнарыбызны гаҗәпкә калдырды. Ә инде әти белән бергә гаиләгә өч баланы тәрбиягә алып, туганнарыбызны аяктан ега яздылар. Ә балалар шундый кызыклар. Аларны Азалиянең туган көненә - 14 февральдә, гашыйклар көнендә алып кайттылар.

Аларга үзләренең назларын бирәселәре килгәндер инде, мөгаен. Ул вакыттан бирле ярты елдан артык вакыт узып китте. Бу гаилә хакында опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова белән сөйләштем. Һәм, ниһаять, Олы Салтыкка килдем. Йорт, ишек алдындагы тәртип шунда ук күзгә ташланды. Бер генә әйбер дә, бер генә аяк киеме дә күрмәссең. Югыйсә, гаиләдә 1,5 яшьтән алып 8 яшькәчә булган алты бала тәрбияләнә. Ярый, барысы турында да тәртип белән языйм. Резедә Солтан кызы тумышы белән Яшел Үзән районыннан, Казан педагогия институтын тәмамлаган. Ничектер җәй көне Олы Салтыкка иптәш кызына кунакка кайта һәм биредә язмышын очрата. 1990 елда бу авылга Мәннаф Сабирҗанов хатыны сыйфатында кайта. Мәктәпкә тиз генә урнаша алмый. Колхозда икътисадчы булып эшли. Бер-бер артлы балалары туа - ике уллары һәм бер кызлары. Балалар акрынлап үсә, өлкәннәре Казанга укырга китә, төпчекләре мәктәпне тәмамлый. Һәм Резедә белән Мәннаф күпсанлы туганнарын шаккаттырып дүртенче балаларын алып кайталар.

- Төпчегебез Рәзинәне һәрвакыт кызгана идем,- ди Резедә. -Өйдә тып-тын, урамда берүзе, авылда аның яшендәге балалар аз. Уйнарга да кешесе юк. Ничектер ирем белән сүздән сүз китеп, тәрбиягә бала алу турында сүз кузгалттык. Төпчек кызыма карап, тагын бер кат уйга калдым. Иремә шикләнүләрем хакында әйттем. Ул дәшмәде, ә иртән районга уллыкка алу өчен нинди документлар кирәклеген белешергә чыгып китте. Һәм без киттек. Безнең теләкләрне Аллаһ Тәгалә ишеткәндер инде. Әмма аннан соңгы гамәлләр безне гаҗәпкә калдырды. Без бу сорау белән кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә белмәдек. Опека бүлегенә килгәч, Дамирә Рәхимҗан кызы мөмкин булган барлык вариантлар турында сөйләде һәм махсус курсларда өйрәнү узарга тәкъдим итте. Бу вакытта безнең өчен әйтерсең лә яңа төркемдә дәреслар башланды. Гаиләгә алырга мөмкин булган балаларга бердәм мәгълүмат базасы барлыгын мин нәкъ менә шунда белдем. Анда баланың мәгълүматлары гына түгел, аныңтурында тәрбиячеләр, нянялар, медиклар фикере дә бар. Курслардан соң балаларны эзли башладык. Һәр кичне интернет аша балалар эзләдем. Әлбәттә, без төпчек кызыбыз яшендәге бер генә бала, ахыр чиктә ике бала алырга теләгән идек. Приютларда һәм балалар йортларында балалар бик күп кебек, заявка бирәсең, ә анда бу бала өчен ата-ана табылган булып чыга. Бервакыт безгә бер гаиләдән булган алты бала тәкъдим иттеләр. Ирем белән шикләнеп калдык. Аннары ике бала таптык, әмма бер бала инвалид иде. Тәвәккәлли алмадым, бер инвалид алганчы алты сәламәт бала алуың яхшырак булыр дип уйладым. Һәм без Бәбиләр йортында ике кечкенә бала таптык. Үзебезгә алабыз дип янып-көеп йөрдек. Бу фикергә ияләшеп беткән генә идек, бу гаиләдә алардан өлкәнрәк тагын өч бала барлыгы ачыкланды. Сагаеп калдык. Балалар белән киңәшләшеп карарга булдык. Ә алар: "Без каршы түгел, үзегезгә авыр булачак бит", диделәр. "Авыр"ның нәрсә икәнлеген ул вакытта аңламаганбыз. Өлкән балалар Булат, Илнат һәм Азалияне приюттан 14 февральдә алдык. Үзебезнең балалар өйдә безне көтеп торалар иде инде. Гөлнур торт пешергән, салатлар ясаган. Балалар өйгә килеп керүгә үк ияләшеп, шунда ук чатыр чаба башладылар. Безнең өчен мондый шау-шу күнегелгән күренеш түгел иде. Күңелгәшик тә керде. Кинәт тавыш, елау башланды - Азалия баскычтан егылып кулын сындырган. Безнең нинди хәлдә калганны күз алдыгызга китереп карагыз. Балаларны алган көнне үк шул хәл килеп чыгудан хәлләребез китте. Әмма дөньяда яхшы кешеләр дә бар бит. ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев шунда ук ашыгыч ярдәм җибәрде. Хәлим Хәйруллин гипс салып, безне Азалия белән ДРКБга озатты. Без анда биш көн ятып чыктык, ирем бу вакытта тәрбиягә алынган ике һәм үзебезнең ике бала белән өйдә калды.

Резедә хәзер дә бу турыда сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп тора алмый.

- Беренче көннән үк Ходайның безгә җиңел булмас дип кисәтүе булгандыр бу. Дәваханәдә вакытта апага шалтыратып, нәрсә булганлыгы хакында хәбәр иттем, чөнки без моны туганнарыбыздан сер итеп сакладык. Гаиләгә тәрбиягә бала хакында балаларыбыз гына белде. Ирем: "Беркемгә дә әйтмә, уебызны кире кайтара башларлар да, без килешеп куярбыз, димәк, теләгәнебезне эшли алмаячакбыз", диде. Апа телсез калды. Дәваханәгә килеп җитте. Мине тыңлый да елый, тыңлый да елый, үзе орыша. Барлык туганнарыбыз да безнең белән килешеп бетмәде. Ә көн тәртибендә Бәбиләр йортыннан Нәргизә белән Азаматны алу мәсьәләсе тора. Быелгы җәйдә өлкән улыбыз Марсель өйләнде. Туй июнь аенда булды. Туйдан соң өебездә балалар саны ике кешегә артты.

Балалар төрлесе төрлечә. Булатка 8 яшь. Аны күргәндә ул миңа өлкән улыбызны хәтерләтте, Илнатка 6 яшь. Ул укырга ярата. Балалар бакчасына бирмәвебезне бик үтенде. Ике малайны да беренче сыйныфка укырга бирдек. Булат ни өчендер узган елны мәктәпкә йөрмәгән, Азалиягә 5 яшь, бик назлы кыз, беренче вакытларда начар сөйләшә иде. Хәзер бик аралашучан һәм күпкә яхшы сөйләшә. Балалар безгә шунда ук папа-мама дип эндәште. Соңрак мин аларга татар авылында яшәвебезне аңлаттым һәм әти-әни дип эндәшүләрен төшендердем. Азалия бик тиз татарча аралаша башлады, абыйларын да дөрес сөйләшергә йөрәтте. Нәргизәгә ике яшьтә җиде ай. Ул гиперактив бала, шылтыравыклар белән уйный белми. Аңа һәм Азаматка Мәннаф абруй. Аны шунда ук әти дип кабул иттеләр, аны гына тыңлыйлар. Хәтта йокларга да ул гына яткыра ала. Азаматка хәзер 1,5 яшь.

- Балалар белән күп вакыт сез утырасыз, ә Мәннаф алар белән ничек җайлаша?

- Ул шаяртырга ярата, хәтта балалар дәрес әзерләгәндә дә аларның хтларыннан шаярта. Балалар көлешәләр дә, хаталарын төзәтеп куялар. Ә болай ул күбрәк дәшми йөри, тәрбиядә бераз катылык та кирәк бит. Хәзер бит алар алтау. Таләпчәнлек бик кирәк. - Бакчада, хуҗалыкта балалар ярдәм итәме? - Малайларның зурраклары җәй көне бакчада ярдәм итте. Бакчабыз зур, матур, анда чәчәкләр күп. Су сиптеләр, чүбен утадылар. Алар бик теләп булышты. Баштарак Булат: "Кечекнләрне бирегә алып кайтасызмы?" дип сорый иде. "Әлбәттә" дия идем. "Әнине дә алып кайтасызмы?" дип сорый бу. Моңа Азалия аңа болай диде: " Син нәрсә? Менә ич безнең әти белән әни". Сүз шуның белән тәмамланды. Беренче вакытларда балалар кире приютка сорарлар, дип курыктык. Әмма алар ул турыда бер тапкыр да искә алганнары юк. Күптән түгел ике атна дәваханәдә ятып чыктым. Балалар белән Мәннаф ничек кенә чыдар икән дип курыктым. Кайттым да "Әни, мин сине шул кадәр көттем!" дигәнне ишеттем.

Сабирҗановлар кебек мондый адымны күпләр ясый алмый. Мондый адым өчен олы йөрәкле булуһәм балаларны чиктән тыш яратырга кирәк. Чит балаларны ярату гаҗәеп зур хезмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев