Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ни чәчсәң – шуны урырсың

Сыйфатлы орлыкларның яхшы уңыш нигезе булуы һәркемгә билгеле. Кайгыртучан хуҗа һәрвакыт бу хакта уйлап, чәчү сезонына тикшерелгән, ышанычлы материалның хәстәрен алдан ук күреп куя. Шушы көннәрдә без ТРда «Россельхозцентр» ФГБУ район бүлеге коллективы белән очраштык. Барлык хезмәткәрләр дә ак халатлардан, умарта кортлары кебек үз эшләре белән мәшгуль иде. Биредә агрономнар...

Сыйфатлы орлыкларның яхшы уңыш нигезе булуы һәркемгә билгеле. Кайгыртучан хуҗа һәрвакыт бу хакта уйлап, чәчү сезонына тикшерелгән, ышанычлы материалның хәстәрен алдан ук күреп куя. Шушы көннәрдә без ТРда «Россельхозцентр» ФГБУ район бүлеге коллективы белән очраштык. Барлык хезмәткәрләр дә ак халатлардан, умарта кортлары кебек үз эшләре белән мәшгуль иде.

Биредә агрономнар Нурания Миңнуллина, Лилия Ганибаева, Гөлназ Исмәгыйлева, Гөлназ Гафиятова, шулай ук баш агроном Илгиз Заһретдинов һәм агроном Илфат Гафиятов эшли. Бүлекне Роберт Ганибаев җитәкли, без аңа берничә сорау бирдек.

- Роберт Хәкимҗанович, күпләр Россельхозцентрны зур хуҗалыклар һәм агрофирмалар орлыклары белән генә шөгыльләнергә тиеш булган орлыкчылык инспекциясе дип уйлый, кайберләре исә сезнең бүлек шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы фитосанитар хәл, аларның утырту, чәчүлек материаллар белән тәэмин ителеше, үсемлекләрне саклау чаралары турында ниндидер мәгълүматлар сорый дип гаҗәпкә кала. - Авыл җирлекләре безең учреждение турында аз белә, югыйсә, без район газетасында проблемаларны яктыртабыз һәм район сайтында безнең аерым бүлегебез бар. Уңыш түбән булган очракта, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары да, зур хуҗалык җитәкчеләре дә үзләрен аклар өчен моны һава шартларына сылтыйлар, ул соңгы елларда безне сынаса да, барысына да ул гаепле микән соң?

- Район хуҗалыкларына 7386 тонна күләмендә орлык салу планы җиткерелде. Күчмә фондтагы уҗым бөртекле культуралар чәчүлеге план күләменнән 3146 тонна, ә сабан культуралары, иминләү фонды һәм азык культураларын исәпкә алып, 4240 тонна тәшкил итә. Районда чәчүлек салу планы тулы күләмдә үтәлгән. кызганычка каршы, барлык фермер хуҗалыклары да үз чәчүлекләрен саклауга салып, аларны шытым чыгуга тикшермәгән. Орлыкларның шытым чыгу сәләтен белмичә, бүген тыныч кына йөреп, ГСМ, ашлама, үсемлекләрне саклау чараларына кредитлар рәсмиләштереп буламы икән? Яңгырлар явып тору сәбәпле, урак вакытында бөртекләрнең тамырдан үсә башлаганын барысы да хәтерли әле. Димәк, алар язын шытып чыкмаячак. Чәчүгә зур чыгым тотып, шытым алмау, акчаны җиргә күмеп куюга тиң.

-Сезнең учреждение белгечләре бүген ни белән мәшгуль?

-Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура орлыклары саклау чорында һәр 4 ай саен тикшерелергә тиеш. Бүгенге көнгә барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең орлыклар сыйфаты турындагы документларының вакыты чыккан. Олы Кариледән кала, барлык хуҗалыклар үз орлыкларын кабат тикшерергә китерде. Нәтиҗәләр аларның авырулар белән аз һәм уртача дәрәҗәдә зарарлануы хакында сөйли. Димәк, агулаганда биологик препаратлар кулланырга мөмкин, алар химик агулардан күпкә арзан һәм экологик куркынычсыз.

- Килеп туган авыр социаль-икътисадый шартларда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм ничек күрсәтеләчәк?

- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт ярдәме күрсәтүгә критерийлар билгеләде. Массакүләм орлыклар чәчүлеге 15 проценттан артып китүчеләргә ярдәм чикләнәчәк. «Олы Кариле» ООО һәм фермер хуҗалыклары шул исемлеккә керергә мөмкин. Әлегә вакыт бар, бу хуҗалык җитәкчеләре килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев