Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Моны онытырга ярамый

Өч ел үтсә дә, күңелләрдән әлеге фаҗиганең ачысы юылмый. Ел саен 10 июльдә бирегә якыннарын югалтканнар килә. 10 июльдә, «Булгария» теплоходы батуга өч ел булу уңаеннан безнең районда Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Россия МЧС Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, ТР гражданнар саклануы һәм...

Өч ел үтсә дә, күңелләрдән әлеге фаҗиганең ачысы юылмый.

Ел саен 10 июльдә бирегә якыннарын югалтканнар килә. 10 июльдә, «Булгария» теплоходы батуга өч ел булу уңаеннан безнең районда Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Россия МЧС Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, ТР гражданнар саклануы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Гусев булды. Алар һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев, районның барлык оешма һәм предприятие җитәкчеләре мемориалга фаҗигагә таручылар исеме язылган хәтер стелласы янына тере чәчәкләр куйдылар. Аннары Равил Фатыйх улы аларның туганнары һәм хәтер чарасында катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул, әлеге фаҗига көнендә бар җәмәгатьчелекнең биредә булуын, әмма киткәннәрне кире кайтарып булмавын әйтте. Аннан соң бер минут тынлык игълан ителде. Идел акваториясендә үтеп баручы суднолар гудок бирде. Теплоход су астына киткән урын күренеп торган текә Идел ярында тагын бер тапкыр һәлак булучыларны искә алдылар. Килгән кунаклар мемориал каршындагы мәчет һәм чиркәүдә булдылар. Исегезгә төшерәбез, суд сак астына алынган биш кешене дә гаепле дип тапты һәм түбәндәге җәзаларны билгеләде: «АргоРечТур» ООО директоры Светлана Инякина 11 елга, «Булгария» капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов 6 ел да 6 айга, Дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Идел идарәсе Казан линия бүлеге җитәкчесе Ирек Тимергазиев 6 елга, шул ук бүлекнең баш инспекторы Владислав Семенов 5 елга, «Россия елга регистры» Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Гаеплеләр җәзасын алды, әмма әлеге ачы фаҗига киләчәккә җитди кисәтү булсын. Бу кайгы барыбызны да берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X