Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөһимрәк бәйрәм юк

9 майда районның барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар булды. Ачык матур төсле лаләләр, шарлар һәм флаглар белән бизәлгән җылы язгы көндә Кама Тамагында һәлак булган якташлар һәйкәле янына поселок халкы һәм кунаклар җыелган иде. Гадәттә бу көнне без Ватаныбызны фашист илбасарларыннан яклап һәлак булучыларны искә...

9 майда районның барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар булды.
Ачык матур төсле лаләләр, шарлар һәм флаглар белән бизәлгән җылы язгы көндә Кама Тамагында һәлак булган якташлар һәйкәле янына поселок халкы һәм кунаклар җыелган иде. Гадәттә бу көнне без Ватаныбызны фашист илбасарларыннан яклап һәлак булучыларны искә алабыз. Дәһшәтле ул еллар ерагайганнан ерагая, канкойгыч сугыш һәм халкыбыз батырлыгы шаһитләре кимегәннән кими. Без хәзер совет солдатының батырлыгы турында сөйләүче истәлек-хатирәләргә, документаль фильмнарга гына мөрәҗәгать итәбез.
Тантаналы митингны поселокның иң яшь гражданнары - «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүчеләр ачып җибәрде. Алар ветераннарга шигъри юллар белән мөрәҗәгать итте.
Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев котлады: «Сезнең батырлык безнең күңелләрдә мәңгелек ут кебек һәрвакыт сакланыр, күңелләребезне җылытыр». Хәрби комиссар Дамир Сергеев, район сугыш, хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар район советы рәисе Ирания Сәгъдиева, "Ак Барс" банк ААҖ идарә рәисе Роберт Миңнегалиев җылы котлау сүзләрен җиткерде.
"Мәңгелек ут янында торганда безнең белән булмаганнар турында уйлыйбыз",- мәйданда шундый шигъри сүзләр яңгырады. Никадәр җимерелгән язмышлар, тумый калган никадәр балалар, әтиләребез һәм бабаларыбызның тормышка ашмаган хыялларын сугыш чәлпәрәмә китергән. Бүген әти була алмаучыларны, үзләренең ата-аналарын соңгы юлга озата алмаучыларны, йорт салып, бакча үстерә алмаган сугыштан кайтмаган солдатларны күз яшьләре белән искә алабыз. Һәйкәл янына сугыш кырларында һәлак булган, госпитальләрдә үлгән һәм хәбәрсез югалган 3863 кеше исеме язылган Хәтер китабын алып чыктылар. 1945 елның озак көтелгән маеннан соң 68 ел узды. Бүген безнең белән бу бәйрәмне Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан 2430 кешенең бары тик 47се генә каршы алды.
Хезмәт коллективлары вәкилләре һәм поселокта яшәүчеләр гадәттәгечә һәйкәлгә чәчәкләр салды. Митинг бәйрәм залпы белән төгәлләнде.
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта агитбригада "хәрби сәхнә" оештырган иде. Поселокка күңелле җыр таралды. "Вересень" ветераннар хоры һәм балалар бакчасына йөрүче балар, Марат Хәбибуллин, Суфия Гобәйдуллина, балалар музыка мәктәбе вокаль ансамбльләре, шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләр, Александр Шалаев һәм "Рафаэлло" бию төркеме, Луиза Микерина һәм Фәрит Садыйков үз чыгышлары белән бәйрәмне бизәде. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Гадәткә кергән матур күренеш - кулларына факел тоткан Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары поселок урамнарыннан һәйкәлгә кадәр үтте. Кич белән үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар һәм "Йолдызлык" конкурсының район этабында җиңүчеләр сугыш еллары җырларын башкарды. бәйрәмнең визит карточкасына әверелгән "Җиңү көне" җыры яңгырады, төнге күкне бәйрәм салюты бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев