Министрлар начар яшәми?
Татарстан түрәләре 2015 елда еллык керемнәре турында мәгълүмат җиткерүен дәвам итә. Халык мәш килеп бакчада казынган, ял иткән арада республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте вәкилләренең былтыр күпме акча эшләве, милке, гаилә әгъзаларының кереме турында билгеле булды. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр республика түрәләренең кереме 3,7 тапкыр арткан. Татарстан...
Татарстан түрәләре 2015 елда еллык керемнәре турында мәгълүмат җиткерүен дәвам итә. Халык мәш килеп бакчада казынган, ял иткән арада республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте вәкилләренең былтыр күпме акча эшләве, милке, гаилә әгъзаларының кереме турында билгеле булды. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр республика түрәләренең кереме 3,7 тапкыр арткан.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кесәсе "саеккан". Узган ел республика башлыгы ике тапкыр кимрәк керем алган. 2014 елда ул 11,8 миллион сум эшләп тапса, былтыр исә 6 миллион сум керем алган. Ә менә хатыны Гөлсинә ханым ел дәвамында 256,5 миллион сумга баеган. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин әйтүенчә, барлык керемнең 210,6 миллион сумы мирас буларак кабул итеп алынган. Гөлсинә ханымның ике җир кишәрлеге, фатиры, кунак йорты, торак йорты һәм машина урыны бар. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков былтыр 5,8 миллион сум керем алган. Ә менә хатыны Гүзәл ханым бер тиен дә акча эшләмәгән. Алдагы елны ул, "Максимилианс" рестораннар челтәре милектәше буларак, 3,4 миллион сум керем алган иде.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин гаиләсе дә алдынгылар рәтендә. Дөрес, алдагы ел белән чагыштырганда, Хәбибуллиннарның кереме бераз кимегән. Генерал-лейтенант 4,2 миллион урынына 3,3 миллион сум, ә нотариус булып эшләүче хатыны 38,4 миллион урынына 37,8 миллион сум акча эшләгән. Рәфис Хәбибуллин исеменә берни дә теркәлмәгән. Яңа билгеләнгән Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та төшеп калганнардан түгел.(Ахыры. Башы 2 нче биттә.)
2015 елның декабрендә "Химград" ААҖ Директорлар советы рәисе кәнәфиен алыштырган түрә ел дәвамында 29,3 миллион сум акча эшләгән. Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхразиевның да кереме 9,5 миллионнан 12,6 миллион сумга җиткән. Хатыны да тырышкан. 2014 елда аның кереме 2 миллион булса, хәзер 12,7 миллион сум тәшкил итә. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов гаиләсендә дә байлык арткан. Гаилә башлыгының кереме алдагы ел белән чагыштырганда- ике, ә менә хатыныныкы 18 тапкыр күбрәк. Министр ел дәвамында 10,5 миллион сум акча эшләсә, тормыш иптәше 7,4 миллион сум керем алган. Хакимиятнең башка вәкилләре былтыр 2,6 миллионнан алып 7,5 миллион сумга кадәр акча эшләгән.
Ә район башлыклары узган ел күпме керем алган?
("Ватаным Татарстан", /№ 64, 06.05.2016/)
http://www.onlinegazeta.info/tatarstan/tatarstan_magazin_vatantat_online.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев