Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп яңартыла

Агымдагы елда мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика максатлы программасына Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе кертелгән. Өч еллык программа 2012 елда старт алды. Комплекслы республика программасын тормышка ашыру барышында 30 ел элек төзелгән һәм кимендә 50 бала укыган 700 мәктәп ремонтланачак. Программада 45 муниципаль берәмлек катнаша. Бинаның түбәсен...

Агымдагы елда мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика максатлы программасына Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе кертелгән.
Өч еллык программа 2012 елда старт алды. Комплекслы республика программасын тормышка ашыру барышында 30 ел элек төзелгән һәм кимендә 50 бала укыган 700 мәктәп ремонтланачак. Программада 45 муниципаль берәмлек катнаша.
Бинаның түбәсен алыштыру буенча ремонт эшләре тулы көченә бара. Гомумән алганда, республика бюджетыннан финанслау хисабына бинаны капиталь ремонтлауда күп эш башкарылачак. Болар түбәсен алыштыру, фасадны ремонтлау, фундаментны ныгыту, өлешчә тәрәзәләр алыштыру, идәннәрен ремонтлау. Шулай ук мәктәп бинасына косметик ремонт ясалачак, өлешчә канализация, су үткәрү һәм җылыту системасы ремонтланачак, электр үткәргече алыштырылачак. Мәктәпне эчке һәм тышкы яктан төзекләндерүдә өлешчә ремонт эшләре өчен өстәмә финанслар кирәк булачак. Бу акчаны мәктәп спонсорлардан сораячак, яисә эшләр башка чараларны тарту хисабына алып барылачак.
Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров сүзләренә караганда, төп эшләрне Апастан подрядчы "Альтаир 1" ООО алып бара (җитәкчесе Р.Миначев). Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен максатлы комплекслы программаны финанслау күләме 13 млн.134 мең сум билгеләнгән. Башкарылган эшләр графигын һәм сыйфатын төзелеш инспекциясе контрольдә тота.
Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауның республика максатлы программасы беренче ел гына тормышка ашырылмый. Узган ел ремонтланып файдалануга тапшырылган Красновидово мәктәбеннән эстафетаны быел Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе кабул итеп алды. Агымдагы елда Красновидоводагы кебек яхшы ремонтланган мәктәпне Кама Тамагында укытучылар, ата-аналар һәм укучылар 1 сентябрьгә кабул итеп алырлар, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев