Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Матур тормышка лаек алар

Узган җомгада МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев Кама Тамагы штпда яшәүче Тимофеева Вера Павловна янында булып, аны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Вера Павловна сугыш ветераннарына бирелгән яңа фатирда оныгы Павел белән яши. Узган гомерен искә төшергәндә, эзсез узмаган авыр еллар аның күзендә яшьләр китерде. "Без кызлар белән пристаньда йөк ташучы булып эшләгәндә (Горькийга җибәргәннәр иде) сугыш башланды. Бер җирдән икенчесенә күчереп йөрттеләр, төрле эш башкардык. Иң куркынычы 1943 елда бомба астына калуыбыз булгандыр. Без пристаньда йоклаган җирдә, бәхеткә, исән калдык, ә менә күпер астында 5 ир-ат үлделәр, ничек кызганыч булды?! Сугыштан алган күңел яралары озак еллар тынгы бирмәде. 1948 елда Камский егете Николай Павлович белән өйләнештек, мин үзем Каратай кызы. Ул баркаста матрос булып эшләде. Бер кыз тәрбияләп үстердек. Валяның ике баласы бар, мин оныгым белән яшим», дип үзе турында сөйләде Вера Павловна. Узган ел "Сугыш ветераннарына торак" федераль программасы буенча яңа йорттан яңа фатирга күченгән. Иркен, якты, җылы фатир аның күңеленә хуш килгән. Кызы әйтүенчә, ул әле кибетләргә чыгып йөри, сирәк булса да базарга бара. "Минем әнием 100 яшенә ике ай тулганчы яшәде,-ди Вера Павловна,-мин, мөгаен, әни ягына тартымдыр". Лаеклы ялга ул клубта техник хезмәткәр булып эшләп киткән, аңа кадәр дәваханә, поселок советында идән юган, мичкә яккан. "Юеш утын ягып җылытулары, кеше йөргәнче чиста булып кипсен өчен иртәнге сәгать 4тә килеп идән юулары аның һәр эшкә намус белән каравын, тырыш хезмәткәр булганын дәлилли. Бу буын кешеләр өлешенә хезмәтнең авыры, язмышның каты сынавы туры килгән шул. Безнең буынга матур тормыш бүләк итү өчен күп тырышканнар, шуңа да без бурычлы аларга.
РФ Президенты котлавын Зөфәр Галимулла улы тапшырды аңа. Имин гомер көзенә лаек алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев