Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп ишекләрен ачты

2 сентябрьдә районның барлык белем бирү мәктәпләре укучылар өчен ишекләрен ачты. 143 беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне бар җирдәге кебек үк бәйрәмчә һәм тантаналы шартларда үтте. Мәктәп формасы кигән балалар чәчәк букетлары тотып тантаналы линейкага тезелде. Аны...

2 сентябрьдә районның барлык белем бирү мәктәпләре укучылар өчен ишекләрен ачты.
143 беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне бар җирдәге кебек үк бәйрәмчә һәм тантаналы шартларда үтте. Мәктәп формасы кигән балалар чәчәк букетлары тотып тантаналы линейкага тезелде. Аны мәктәп директоры Илдан Шәйморзин ачты. Ул укучылар һәм укытучыларны яңа уку елы белән котлап уңышлар теләде, беренчеләргә аерым мөрәҗәгать итте:
- бүген 44 бала беренче тапкыр белем дөньясына атлап керде. Мин алар өчен мәктәбебезнең икенче йорт, ә укытучыларның изге күңелле ярдәмчеләр һәм акыллы киңәшчеләр булуын телим.
Аннан соң сүз муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдиновка бирелде. Ул муниципаль район башлыгы, депутатлар корпусы, район җитәкчеләре һәм шәхсән үз исеменнән һәркемне белем көне белән котлады, аерылып торган укучыларга һәм укытучыларга МР башлыгының рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырды.
Мәктәпнең укытучылар коллективын һәм укучыларны яңа уку елы белән котларга "Ак Барс банкы" ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин килгән иде. Илфан Әгъзәм улы яңа уку елы алдыннан укытучылар һәм укучыларга юлланган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, шәхсән үз исеменнән барысын да белем көне белән котлады, беренче сыйныфларга матур китаплар бүләк итте.
Беренче сыйныфларның дулкынландыргыч чыгышы, балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкаруындагы мәктәп турында ямансу һәм күңелле җырлар, укытучылар Татьяна Гращенкова һәм Наталья Денисова башкаруындагы күңел җилкендергеч вальс, җылы котлау сүзләре бәйрәмне истә калырлык итте.
Балаларны дәрескә чакырып беренче кыңгырау шалтырады. Мәктәптә агымдагы елда беренче дәрес конституциягә багышланган иде. Яңа букчалар асып, кулларына чәчәк букетлары тоткан иң кечкенә мәктәп укучылары һәм соңгы елларын мәктәптә укучы чыгарылышлар өчен дә бу бәйрәм истә калырлык булды.
Россия буенча бу көнне 13 миллион мәктәп укучысы парталар артына утырды. 1,5 млн. укучы беренче сыйныфка керде. Аларның барысына да кызыклы дәресләр, кирәкле һәм файдалы белем алуларын, билгеләнгән максатка ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев