Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Максатка омтылу

Район мәдәният йортында Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы муниципаль районнары җирлек башлыклары өчен зона семинар - киңәшмәсе үткәрелде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департамент...

Район мәдәният йортында Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы муниципаль районнары җирлек башлыклары өчен зона семинар - киңәшмәсе үткәрелде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департамент җитәкчесе урынбасары- гражданлык җәмгыяте институтлары белән эшләү буенча идарә җитәкчесе Роман Беляков, ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсе, ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү идарәсе, ТР буенча дәүләт статистика Федераль хезмәте территориаль органы, ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсе, Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре, шулай ук юстиция, финанслар, икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлары урынбасарлары катнашты. Чараны Минсәгыйть Шакиров ачты, ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар бишенче тапкыр үткәрелә һә м алар барысы да конструктив шартларда үтә. Ул шулай ук кайбер үзгәрешләр кертелгән «РФда җирле үзидарәләрне оештыруда гомуми принциплар
турында»гы Федераль законга аңлатма бирде. Минсәгыйть Закирович болай диде: «Җирле үзидарәләр халык өчен хезмәт итә, җирлек башлыклары эше шуңа нигезләнгән». Ул социаль стандартлар, милек төшенчәсе мәсьәләсен дә күтәрде. Аннан соң котлау сүзе белән район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты. Җирлек башлыклары өчен семинар-киңә шмә үткәрү һәм оештыру мәсьәләләрен Андрей Нефедов яктыртты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынба сары Ришат Хәбибов ТР агросәнәгать комплексын дәүләт яклавы чаралары турында сөйләде. Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакриев үз чыгышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләргә тукталды. ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе - Баш идарә җитәкчесе урынбасары Максим Трущин Татарстан Республикасы торак пунктларында янгын куркынычсызлыгының беренчел чаралары белән тәэмин итү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде, районнар бүленешендә янгыннар чыгу турындагы мәгълүматларны китерде. Моннан тыш, чара барышында Татарстан Р е с п у б л и к а с ы н д а милләтара һәм конфессияара килешүне саклау юллары, миграция процессы һә м миграция сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләре, гражданнар мөрәҗәгате белән эшләүне оештыру тәртибе, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең гражданнарны кабул итүе, бюджет процессын тормышка ашыру, заманча этапта Россия Федерациясе һә м Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрдә күп кенә башка көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Залдан семинар- киңәшмәдә катнашучылар сораулар бирде һәм алар киләчәктә тикшерү өчен компетентлы кешеләргә тапшырылды.
Очрашуга Минсәгыйть Шакиров йомгак ясады, Семинарда катнашучыларны Кама Тамагы районында җылы кабул
иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Чыгыш ясаучының һәркайсы үз темасын ачарга тырышты, катнашучыларның һәркайсы үзе өчен нинди дә булса файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар алгандыр дип уйлыйм. Безнең эшебездә иң мөһиме - үзеңә һәм кешеләргә карата гадел булу, үз эшеңне ярату. Шул вакытта гына үзара аңлашуга ирешергә мөмкин. Барлык мунииципалитетлар да яхшы эшләп нәрсәнедер үзгәртергә омтыла. Әмма шунысын онытырга ярамый- без сезнең
белән билгеләп куелган кешеләр һәм үзебезгә билгеләнгән территория өчен җавап тотабыз. Социаль проблемаларны хәл итү һәрчак җирле үзидарәләр җилкәсенә төште. Шуның белән сез халыкны үз артыгыз- дан ияртәсез. Сез халык белән аерылгысыз. Хакимият - максат ул, аны аерым звеноларга бүлеп булмый,- диде Минсәгыйть Закирович. Һөнәри бәйрәм - җирле үзидарәләр көне якынлаша. Шул уңайдан ул хезмәттәшләрен
бәйрәм белән котлады, авыр эшләрендә уңышлар теләде. Һәр авылның үз конституциясе, ә аны сакларга һәм үтәргә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев