Идел таннары
  • Рус Тат
  • Максатка омтылучан

    21-23 мартта республикада Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Россиянең татар авыллары" иҗтимагый оешмасы оештырды. Илнең 31 регионыннан килгән 400 делегат арасында безнең районнан эшмәкәрләр Әхмәт Биккенин һәм Мөсәлим Сабиров та бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылның киләчәге эшмәкәрләрнең тырышлыгы, активлыгына...

    21-23 мартта республикада Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булды.
    Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Россиянең татар авыллары" иҗтимагый оешмасы оештырды. Илнең 31 регионыннан килгән 400 делегат арасында безнең районнан эшмәкәрләр Әхмәт Биккенин һәм Мөсәлим Сабиров та бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылның киләчәге эшмәкәрләрнең тырышлыгы, активлыгына бәйле.
    Күптән күз уңында тоткан һәм әлеге җыен делегаты - тырыш, булдыклы егет Мөсәлим Сабировның шәхси хуҗалыгында булдык. Бу гаилә бүген мөгезле эре терлек асрый. Бәрәңге бакчаларын да кыскартырга ияләшә башлаган чорда авыл хезмәтеннән курыкмыйча эшләгән (хуҗабикә Алия ханым тумышы белән Казаннан!) бу гаилә бары соклану хисләре генә уятты. Иң беренче хуҗалыкта сыйпарга сузган кулыңны яларга әзер кечкенә бозаулар каршы алды, икенче ихата сыерларныкы. Урамда кечкенә үгезләр, аннан зурлары. Атлар исә иректә... Ә каз, күркә, үрдәк тоту урыны аерым бүленгән. Янәшәдә үк төрле ачык төстәге матур бал кортлары оялары. Хезмәттән курыкмаган, мул тормыш яраткан кеше өчен бу күренеш күзләрне иркәли. "Мондый эшкә кереп китү теләге кайчан туды?", - дип сорыйм гаилә башлыгыннан. "1990 елда өйләнештек, 1 кәҗә бар иде, 1 тай алдык. Авылдан әтиләр тана бирделәр. Биш еллап бәрәңге уңышы яхшы табыш китерде, шуны терлеккә алыштыра бардык", - ди ул. Гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Тәрбия дигәннән, кызык та, үрнәк тә гамәл турында язмый мөмкин түгел. Уллары Муса 13 яшендә әтисеннән мотоцикл сорый. Озак уйлап тормыйча, әти кеше улына файдалы алым тәкъдим итә. Туган көненә җыелган акча мотоциклга җитми, үгез алабыз, үстерерсең, шуның акчасына үзең теләгән яңа мотоцикл алабыз, ди. Башка үгезләр янына тагын бер кечкенә үгез алына. Монысын "үземнеке" дип тәрбияли, яратып карый Муса, әлбәттә, мотоциклның иң кәттәсе алына. Муса әтисе биргән киңәшне гомеренә истә калдыра, үзеңнән өлеш кертмичә уңышка тиз ирешеп булмаганлыгына төшенә. Ул гаилә эшенә булдыра алганча ярдәм итә.Мусаның яхшыга омтылуы арта гына. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының беръюлы ике факультетын тәмамлый, механиканы кызыл диплом белән һәм бухгалтерлык һөнәрен ала, эретеп ябыштыру эшенә дә өйрәнә. Бүген ул Казан авыл хуҗалыгы университетының I курс студенты. Әнисе әйтүенчә, фатирда яшәргә теләми, дуслары белән тулай торакта яшәүне кулай күрә, немец кебек төгәл, пөхтә, һәр нәрсәне санап язып бара. Ә кызлары Римма- гаиләдә икенче бала, 9 сыйныф укучысы, аның тырышлыгын мәкаләләрен укып газета укучылар да беләдер.
    Хуҗалыкта тормыш гөрли. Дәүләткә көненә 1 литрын 10 сумнан 120 литр сөт тапшырып, хезмәтнең шалкан бәясенә төшүе генә хуҗабикәнең күңелен тырный. Җәйгә сөт бәясе 7-8 сумга төшкәнен дә уйласаң, кеше хезмәте ни дәрәҗәдә арзан икәнен әйтү кирәкме икән?!
    Киләчәккә планнар белән кызыксындым. Атларны яраткан хуҗа тай итеннән казылык ясап сатарга хыяллана, башка уйлары да бар. Димәк, эш урыннары артачак. Әлегә аларга икәү ярдәм итә.
    Узган җыенда Казанда төзеләчәк агропромпаркны күреп, район өчен урын алып, үз продукцияңне урнаштырырга мөмкин булса, башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен дә кулай булыр иде, ди Мөсәлим Әбрар улы.
    Әйе, нинди генә милләттән булса да, авылның үзенчәлеге шунда - эше барның ашы бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: