Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Ленинлылар» язмышын ни көтә

Соңгы берничә елда, район халкы белә инде, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы күзгә күренеп түбәнгә тәгәри. Ит җитештерү, сөт саву күрсәткечләре нык кимеде. Хезмәт хакы түләп булмый. Банкларга бурыч, салымнар артканнан-арта бара. Ә бит ул кайчандыр гөрләп яшәгән. Чарасызлыкта калган җитәкчеләр озак уйлап башваткач "Красный Восток" холдингы кампаниясенә мөрәҗәгать итә. Дәүләт...

Соңгы берничә елда, район халкы белә инде, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы күзгә күренеп түбәнгә тәгәри. Ит җитештерү, сөт саву күрсәткечләре нык кимеде. Хезмәт хакы түләп булмый. Банкларга бурыч, салымнар артканнан-арта бара. Ә бит ул кайчандыр гөрләп яшәгән.
Чарасызлыкта калган җитәкчеләр озак уйлап башваткач "Красный Восток" холдингы кампаниясенә мөрәҗәгать итә. Дәүләт Думасы депутаты Айрат әфәнденең әнисе безнең якташ- Олы Кариле авылыннан, бу сорауга җитди карый һәм вертолет белән Каратал клубы ишек алдына килеп төшә. Авыл киләчәге өчен борчылган клуб тулы халык янына бер төркем белгечләр дә килгән. Әлеге җыелыш башкаларыннан киләчәккә өметле карашы белән аерылып торды. Күпләр килешер, артык ялыктыргыч та, вакытны сарыф итү дә булмады ул. "Айрат Нәҗип улы белән сөйләшкәч, без сезнең белән уртага салып киңәшләшергә булдык, - дип башлады сүзен, халыкка эндәшеп, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев. - Сез беләсез, айрат Нәҗиповичның бу юнәлештә күркәм эшләре бар. Ул үзе дә сөйләр". Әйе, Айрат Хәйруллин үзе белән таныштырды, эшләре хакында сөйләде, алдан язмача әзерләнгән сорауларга җавап бирде, үз туган телендә чыгыш ясады. "Красный Восток" холдингы көчле, аягында нык басып торган хуҗалыкларны алмый. Без барганда хайван да калмаган хуҗалыклар бар иде. Безнең максатыбыз- эш урыннарын сакларга. Сыерларны, фермаларны сакларга, кышны чыгып, язгы чәчүгә әзерләнергә. Барысын да законга таянып эшләргә тиешбез. Бер генә үтенечем- сез дә безгә булышсагыз иде, булган малны урламаска кирәк. Бергәләп эшләсәк, авырлыкларны җиңәрбез. Язга техника кайтарырбыз, алла боерса. Эштән киткән механизаторларны чакырырбыз. Мәктәпне бетермәскә, яшьләрне кызыксындырырга кирәк дип уйлыйм". Әлбәттә, авыл халкын әлегә кадәр калган бурыч, җир пайлары турында сораулар борчый. Айрат әфәнде "Әлегә кадәр булган тормышта казыну дөрес булмас, киләчәккә өмет белән карыйк",-диде. Җир пайлары һәм тагын башка бик күп сорауларга белгечләр җавап бирде. Аннан соң ышанычлы кешеләр итеп Илдус Сәгъдиев һәм Мансур Шәйхетдинов билгеләнде, киләсе очрашу 7 ноябрьдә булачак. Ул җыелыш рәсмиләштерү буенча төгәлрәк һәм закон нигезендә үтәчәк. Клуб ишегалдындагы зәңгәр вертолетны озатырга чыккан халык өмет тулы күзләрен төбәп, яхшыга өметләнеп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев