Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызу бәхәсләр булмады

Павел Лоханов: «Килеп туган проблемаларны бергәләп, киңәшеп хәл итәрбез, дип ышанам». МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лохановның район халкы белән танышуы дәвам итә. Җомга көн кичен район Советы утырышлар залында иң көтелгән сөйләшү булгандыр, мөгаен. Биредә район эшмәкәрләре белән очрашу үткәрелде. Анда ТР Икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин,...

Павел Лоханов: «Килеп туган проблемаларны бергәләп, киңәшеп хәл итәрбез, дип ышанам».

МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лохановның район халкы белән танышуы дәвам итә. Җомга көн кичен район Советы утырышлар залында иң көтелгән сөйләшү булгандыр, мөгаен. Биредә район эшмәкәрләре белән очрашу үткәрелде. Анда ТР Икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Айрат Малюков һәм Дмитрий Юманов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Очрашуны Рөстәм Сибгатуллин ачты. Ул республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итүче өч төп - финанс, милек һәм мәгълүмати юнәлешне сурәтләде. Безнең район пилот проектына кергән, ул исә эшмәкәрләр өчен өстәмә өстенлекләр бирә.

- «Лизинг-грант» программасы елның кайсы вакытыннан гамәлгә керә?- дип сорады эшмәкәрләр.

- Беренче этап 1 мартта башлана. икенче этап - көзгә таба. Әгәр кулланылмаган акча калса, өченче этап оештырылачак.

-Катлаулы икътисадый хәлгә бәйле рәвештә кече һәм урта бизнес эшендә үзгәрешләр көтеләме?

- Хөкүмәт кризиска каршы чаралар кабул итте, кече бизнеска кагылучы аерым юнәлешләр дә бар, аларда эшмәкәрләр өчен берникадәр юл кую да күздә тотылган. Дмитрий Юманов катнашучыларга хезмәтнең «соры» базарын легальләштерү - эшкә алынган хезмәткәрләр белән мәҗбүри килешү төзү һәм билгеләнгән күләмдәге МРОТтан да түбән булмаган хезмәт хакы түләү шартларын үтәү зарурлыгы турында искә төшерде. Район эшмәкәрләрен бүген нинди сораулар борчый? Куйышев Затонда берничә ел инде өч эшмәкәр үз сәүдә нокталарын җылылык трассасына тоташтыра алмый. Алкоголь сатуга рөхсәт биргәндә районда төрле эшмәкәрләргә төрле таләпләр кулланыла. Күпчелек өчен спорт, мәгариф һәм башка социаль объектлардан бу 100, ә кайберләре өчен 20 метр гына. Эшмәкәрләрнең күпчелегенә үз эше өчен җир алуы авыр. Яңа производство ачу өчен җирне арендага яисә милеккә бирү буенча ачык аукционнар үткәрелми. Районда авыл хуҗалыгы продукциясен, аерым алганда, сөт һәм ит эшкәртүне үстерү зарурлыгы килеп туды. Районда шактый булган балык тоту-туристлык базаларына законсыз рәвештә өйләрен файдалануга тапшыручылар белән ярышу көннән-көн авырлаша.

- Фермерлар белән очрашканда безнең районда күпме җирнең файдаланылмавын ачыкладык, күп кенә хуҗасыз биналарның буш торуы билгеле булды, шуңа күрә бизнесны үстерү өчен җир һәм бина бирүдә проблема булмас, дип уйлыйм. Әмма алар закон нигезендә, ягъни торг аша биреләчәк, - диде Павел Николаевич. Күпләр көткән кызу бәхәсләр булмады.Кергән тәкъдимнәр игътибарга алынды. Район эшмәкәрләре конференциясе якынча 4 мартка билгеләнгән. Бу вакытка эшмәкәрләр үз тәкъдимнәрен тирәнрәк уйлар, район җитәчелеге хәлне өйрәнеп, кече бизнес алдына яңа бурычлар куяр дип көтелә. Төзелеш гипсы заводы директоры Илдар Хәлиуллин үз эшендә җирле кадрларга гына таянуын билгеләп үтте. Якындагы вакытта заводка көн саен 200гә якын поддон, гипс ташы ташу өчен үзбушаткычлар һәм заказчыга әзер продукцияне илтү өчен длинномерлар кирәк булачак. Предприятие белән эшләргә теләүчеләрне проммәйданчыкта килешү төзү өчен көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X