Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күзләрендә зирәклек

Районыбызда соңгы вакытларда 90-95 һәм аннан соңгы юбилейларын билгеләп үтүчеләр Россия Президенты тәбрикләү телеграммасын, район җитәкчелегеннән котлау һәм кыйммәтле бүләкләр ала. Узган шимбәдә Иске Казиле авыл җирлегендә яшәүче өлкән һәм хөрмәтле кешеләрнең берсе - Миңнеҗиһан Исламовага 95 яшь тулды. Юбилейга балалары, туганнары, оныклары җыелган иде. Аның өч баласы, алты оныгы,...

Районыбызда соңгы вакытларда 90-95 һәм аннан соңгы юбилейларын билгеләп үтүчеләр Россия Президенты тәбрикләү телеграммасын, район җитәкчелегеннән котлау һәм кыйммәтле бүләкләр ала.

Узган шимбәдә Иске Казиле авыл җирлегендә яшәүче өлкән һәм хөрмәтле кешеләрнең берсе - Миңнеҗиһан Исламовага 95 яшь тулды. Юбилейга балалары, туганнары, оныклары җыелган иде. Аның өч баласы, алты оныгы, дүрт оныкчыгы, өч онык баласы бар. Юбилярны котларга муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев килде. ...Залга чал чәчле, өлкән яшьтәге ханым килеп керде һәм татулык, тынычлык, тантаналы вакыйганың әһәмиятлеген аңлау атмосферасы тудырды. Аның күзләрендә зирәклек, тормыш тәҗрибәсе чагыла иде. Зөфәр Галимулла улы юбилярга Ленин исемендәге хуҗалыкка, гомумән районга, барлык эшләгән эшләре, яшь буынга тапшырган зур тормыш тәҗрибәсе өчен җылы сүзләр җиткерде. Миңнеҗиһан апа һәркем белән кул биреп күреште: бу вакытта никадәр күңел җылысы һәм... кулларыннан физик көч сизелде, моны сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Аның тормыш юлын җиңел дип әйтеп булмый. Аеруча сугыш чорында яшь кыз Олы Кариле машина- трактор станциясеннән сугышка киткән ирләрне алыштырып, трактор штурвалы артына утырган. Башта үзе өйрәнә, аннан соң башкаларны да өйрәтә. Республиканың атказанган механизаторы мәрхүм Нариман Усманов: "Миңнеҗиһан апага мин бик рәхмәтле, ул кырыгынчы еллар башында, малай чагымнан ук тормышка путевка биреп, тракторда эшләргә өйрәтте,"-дип еш кабатлый иде. Аннан соң аңа лаеклы ялга киткәнче үз хуҗалыгында башка эшләрдә дә эшләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев