Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Куркынычсызлык системасы ничек эшләячәк

Контроль-үткәрү режимының вариантлары берничә, әмма аларның барысының да эш принцибы бертөрле.

Балаларның иминлеген булдыру – ата-аналарның да, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында педагогларның да мөһим бурычы. Бүгенге көндә лексикага «террорчылык» сүзе үтеп керде. Шуңа күрә һәр олы кеше гадәттән тыш хәл вакытында нәрсә эшләргә һәм балаларга ничек ярдәм итәргә кирәген белергә тиеш.

Казан, Ижау мәктәпләрендә, Пермь уку йортында булган фаҗигале очраклар уку йортлары биналарына керү режимын көчәйтте. Бу балигъ булмаганнарның һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренең иминлеген булдыру максатыннан башкарыла. Балалар өйдә, әбиләре янында кунакта булганда яки ишегалдында уйнаганда, аларның куркынычсызлыгы өчен ата-аналар җаваплы. Әмма мәктәптә яки балалар бакчасында булганда, аларның гомере һәм сәламәтлеге өчен мәгариф учреждениесе җавап бирә. Белем турындагы закон шул турыда сөйли.

Һәр уку йортында террорчылыктан яклау, янгынга каршы куркынычсызлык һәм тулаем балаларның иминлеге өчен җаваплы вазыйфаи зат бар. Кагыйдә буларак, ул – директор яки мөдир.

Әгәр мәктәпнең һәм балалар бакчасының үз территориясе булса, белем бирү оешмасы территориясен периметр буенча койма һәм яшел үсентеләр полосасы белән әйләндереп алырга киңәш ителә. Бу СанПин тарафыннан билгеләнгән.

Объектларны учреждение җитәкчелеге үз көче белән дә сакларга мөмкин, мәсәлән, сакчы яки вахтер ялларга була. Теләсә нинди очракта да бинага керү режимы оештырылырга һәм техник сак чаралары, мәсәлән, сигнализация һәм видеокүзәтү урнаштырылырга тиеш.

Ягъни, теләсә кайсы белем бирү учреждениесендә, категориясенә карамастан, балалар иминлектә булсыннар өчен, сакчы булырга тиеш. Моңа кадәр сак хезмәте белем бирү учреждениеләренең авырткан урыны иде. Еш кына сакчылар бер үк вакытта мәктәп ишегалдын да себерә, төрле эшләр дә башкара. Учреждение өчен бу яхшы, ә балалар куркынычсызлыгы өчен бик үк яхшы түгел.

Гадәттә, сакчы хезмәткәр баланың ата-анасын яки туганнарын бинага кертми, чөнки бу мәктәп яисә балалар бакчасының уставы яки эчке тәртип кагыйдәләре буенча тыелган. Әмма мәгариф учреждениесенең ата-аналарны яки башка законлы вәкилләрне мәктәпкә яки балалар бакчасына кертмәскә хакы юк. Шуңа күрә балалар иминлеген булдыру максатыннан учреждениеләр аерым бер чикләүләр билгеләргә хокуклы.

Якын арада бу Кама Тамагындагы «Салават күпере» балалар бакчасына да кагылачак. Бирегә бары тик махсус карточка буенча гына керергә мөмкин булачак. Кама Тамагы урта мәктәбе укучыларына карточкаларны инде бирделәр һәм алар хәзер, мәктәп бинасына кергәндә, өч тапкыр контроль уза. Балалар бакчасында ул баланы озатучы ата-аналарга яки аның туганнарына биреләчәк. Моның өчен гариза язарга һәм анда баланы бакчага китерүче һәм алып кайтып китүче һәркем турындагы мәгълүматны күрсәтергә кирәк. Территориягә электрон карточкасыз керү мөмкин булмаячак, төрле сәбәпләр белән карточка булмаган очракта – сакчы һәм тәрбияче белән шәхсән сөйләшкәннән соң гына бинага узарга була.

Әгәр укучы үзенең электрон ачкычын югалтса, ул барыбер дәрескә керә алачак: аңа вакытлыча карточка биреләчәк, ә берничә көннән яңасын бирәчәкләр. Балалар бакчасында да шулай эшләячәкләр.

Гомумән, әлеге системаның балалар учреждениеләре иминлеге өчен файдасы зур. Бу өстәмә куркынычсызлык чарасы гына түгел, ә укучыларны контрольдә тоту өчен уңайлы корал да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев