Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күрелгәннәр гаҗәпкә калдыра

Куйбышев Затон - елгачылар һәм суднолар ремонтаучылар яшәүче поселок. Биредә яшәүчеләрнең кәефе һәм иминлеге суднолар ремонтлаучы предприятиесендәге эшләр торышына бәйле. Ел ахырына килеп туган хәл, киләчәктә Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ хезмәткәрләрен нәрсә көтүе хакында предприятиенең генераль директоры Наил Вазыйхов белән сөйләштек. -Наил Альбертович, елны нинди күрсәткечләр белән төгәллисез һәм киләчәккә...

Куйбышев Затон - елгачылар һәм суднолар ремонтаучылар яшәүче поселок. Биредә яшәүчеләрнең кәефе һәм иминлеге суднолар ремонтлаучы предприятиесендәге эшләр торышына бәйле. Ел ахырына килеп туган хәл, киләчәктә Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ хезмәткәрләрен нәрсә көтүе хакында предприятиенең генераль директоры Наил Вазыйхов белән сөйләштек.

-Наил Альбертович, елны нинди күрсәткечләр белән төгәллисез һәм киләчәккә планнарыгыз нинди?

-Тулаем алганда, выручка буенча күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 15 миллион сумга азрак. 7,2 процентка кимеп, быел предприятие выручкасы 193 миллион сум булачак.

-Мондый кимүнең сәбәбе нидә?

-Төп сәбәп - судноларның йөк агымы үзгәрү. Алар нигездә Ярославльдә йөк төяп төньяк, Сызрань һәм Самарада йөк алып көньяк юнәлештә эшләде, ә без исә урталыкта калдык. Ягъни үз судноларыбызга гына ремонт ясадык, транзит суднолар булмады. Шуңа күрә июньнән сентябрьгә кадәр без 17 миллион сум эшләп җиткермәдек яки югалттык. Уртача хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 8 процентка кимеде. Киләсе 2015 елгы план күрсәткечләренә ноябрьдә безнең өчен уңай булмаган һава шартлары йогынты ясады. Безнең заказлар бар иде, әмма Идел-Дон каналындагы боз һәм үткәрү сәләте түбән булу нәтиҗәсендә планда ремонтка килергә тиешле 158 судно шунда калды. Безгә 2015 елның маена кадәр түләү вакытын чигереп, "Ленанефть-2029"ны алырга туры килде, танкерны ремонтлау бәясе 16 миллион сумга якны. Торба, корпус-эретеп ябыштыру, слесарь һәм электр монтажлау цехларында эш бар. Докның киләсе елга эшсез калуы нәтиҗәсендә үзебезнең судно - "Таймыр" нефть чистарту комплесын торгызырга булдык. Икенче төбен тулысынча алыштыру көтелә, салым бәясе - 10 миллион үз акчабыз.

Шул ук вакытта предприятие хезмәткәрләренә хезмәт хакы, бюджетка салым, күрсәтелгән хезмәтләр өчен товар куючыларга түләү буенча бурыч булдырмау максатында чыгымнарны киметү чаралары эшләнде, шулай ук Аксай, Волжский, Әстерхан шәһәрләрендә урнашкан суднолар ремонтлау предприятиеләрендә квалификацияле белгечләр өчен вахта алымы белән эшләү өчен эш эзлибез.

Безгә инвестиция проектларын: док стенасы, завод идарәсе бинасы төзелешен һәм цехларга капиталь ремонтны туктатырга туры килде, шулай ук киләсе елда җиһазлар сатып алуны да планлаштырмыйбыз. Хәзерге вакытка безнең төп бурыч - кадрлар составын саклап калу. Предприятиедә бүген 186 кеше эшли. Завод идарәсе, белгечләр хәзерге вакытта икътисад тармагында соңгы айларда барлыкка килгән тискәре нҗтиҗәләрне минимальләштерү юлларын эзли. Предприятиенең киләчәгенә куркыныч яный дип уйламыйм.

Хезмәткәрләрне кыскару һәм эштән азат итүне планлаштырмыйбыз, әмма эш атнасын яки эш көнен кыскарту күздә тотыла. Ремонт буенча сату выручкасы киләсе елның гыйнварыннан апрельгә кадәр 19 млн. 380 мең сум күләмендә көтелә, әмма бу быелның шул чоры белән чагыштырганда азрак. Бүгенге көнгә 18 миллион сумлык эш күләме башкарлыган. Хәзер куркынычсызлык һәм юридик хезмәтләр 15 миллион 725 мең сум тәшкил иткән дебиторлык бурычын түләттерү эше алып бара. Бүгенге көн чынбарлыгы әнә шундый. 2015 елгы навигацияне һәм яңа заказлар көтәбез.

Аннары без ике танкерда ремонт эшләре алып барылучы докка киттек. Безне җитештерү буенча генераль директор урынбасары Валерий Баранов озата барды. Ремонт мәйданчыгында күрелгәннәр: эш башкару графигы нигезендә үз эшләре белән мәш килгән эшчләрнең күп санлы булуы гаҗәпкә калдырды. "Биредә без ике судно ремонтлыйбыз. "Ленанефть-2022"дә казан-эретеп ябыштыру эше башкарылды, өлешчә монтаж-механика эше үткәрелде, кышка исә торба һәм электр монтаж эшләре каралган. "Ленанефть-2029" чираттагы план ремонтында тора. Хәзер икенче төбен күтәрәбез, казан-эретеп ябыштыру һәм электр монтаж эшләре үткәрелә. Безнең док һәрвакыт күп судноларга хезмәт күрсәтте, мөмкинлекләребез бар. Яңа елда яңа заказларыбыз булыр, дип өметләнәбез" дип йомгаклады сүзен Валерий Юрьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев