Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күпләргә – үрнәк, күпләргә – остаз!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылында туган. Димәк, бүген Президентыбызның юбилее!

Милләтнең тарих елъязмасында лаеклы урын алган шәхесләр күп булмый. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев – хөрмәт казанган сәясәтчеләрнең берсе. Татар халкының, гомумән, татарстанлыларның күңелен яулаган тагын бер шәхес – Рөстәм Миңнеханов.

2010 елның 22 гыйнварында Минтимер Шәймиевнең үз вазифасын, ягъни Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен Рөстәм Миңнехановка тапшырырга теләве дә буш җирлектә туган ният түгел. Рөстәм Миңнеханов 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын, ә 1986 елда Совет сәүдәсе читтән торып уку институтын тәмамлый. Саба районында – инженер, энергетик, райпо рәисе урынбасары, Арча районында – райпо рәисе, район Башкарма комитеты рәисе, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, Биектау районында район хакимияте башлыгы булып эшли. 1996 елдан Татарстанның финанс министры, ә 1998 елдан Татарстанның Премьер-министры. Рөстәм Миңнеханов үзенең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан ышаныч яулый да инде. 2015 елның сентябрендәге сайлауларда татарстанлыларның 94,40 проценты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты итеп сайлап, ышаныч күрсәтте.

- Минтимер Шәймиев – безнең остазыбыз, - дип еш телгә ала Рөстәм Миңнеханов. Бүген ул үзе дә күпләргә – үрнәк, күпләргә – остаз.

Татарстанның икътисади үсеше өчен мөмкинлекләр ачу, кече һәм урта бизнеска булышлык, Россия төбәкләре һәм чит илләр бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара татулык һәм динара тынычлык саклау, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү – Рөстәм Миңнеханов шушы курс-юнәлештә алга баруны үзенең төп бурычлары саный.

Рөстәм Миңнеханов – Россия күләмендә танылу алган җитәкче. Башкортстан Республикасы әйдаманы Радий Хәбиров, Чечня Республикасы әйдаманы Рамзан Кадыйров та: “Рөстәм Миңнеханов – безнең остазыбыз”, - дип әйтәләр инде хәзер.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш эшче төркемен җитәкли. Россия белән ислам дәүләтләре арасында хезмәттәшлек һәм дуслык элемтәләрен ныгытуда актив катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен 30 илгә эш сәфәре ясый, 300 дән артык төрле чараларда, очрашуларда һәм форумнарда катнаша икән. Болар өчен спортчы сәламәтлеге кирәк, билләһи! Монысы да нәкъ аның турында – Россиянең атказанган спорт остасы ул Рөстәм Миңнеханов.

Социаль челтәрләрдә дә актив безнең республика әйдаманы. Рөстәм Миңнеханов “өлгереп булмый” дисә дә, Казанның Ирек мәйданыннан фотохәбәрләр урнаштыра, татарның талантлы кызы Камилә Вәлиевага да теләктәшлек хәбәрләре җибәрә, “Халык контроле” сайтын һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программаларын күз уңында тота.

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/kplrg-rnk-kplrg-ostaz 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев