Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күп эшләнгән,эшләнәсе дә шактый

Узган чәршәмбедә Олы Кариле авылында халык җыены үткәрелде. Авылда яшәүчеләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм "Бердәм Россия" партиясеннән күрсәтелгән әлеге вәкаләтле органга депутатлыкка кандидат Илшат Гафуров, республика җитәкчелеге, район хакимияте вәкилләре белән аралашу мөмкинлеге булды. "Очрашу форматы бик уңышлы сайланган,- диде үз чыгышында Илшат Рәфкатъ улы. Ә формат чынлап...

Узган чәршәмбедә Олы Кариле авылында халык җыены үткәрелде. Авылда яшәүчеләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм "Бердәм Россия" партиясеннән күрсәтелгән әлеге вәкаләтле органга депутатлыкка кандидат Илшат Гафуров, республика җитәкчелеге, район хакимияте вәкилләре белән аралашу мөмкинлеге булды.

"Очрашу форматы бик уңышлы сайланган,- диде үз чыгышында Илшат Рәфкатъ улы. Ә формат чынлап та уңышлы булды. Күптән түгел ремонтланган мәдәният йорты каршындагы каен күләгәсендә саф һавага куелган урындыкларга җыенга килүчеләр урнашты, трибунасы да, өстәлләр дә юк. кунакларга һәркем үзен борчыган сорауны бирә алды. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев районда башкарылган эшләргә тукталды, соңгы вакытта тормышка ашырылучы максатлы программалар буенча төп эшчәнлек юнәлешләрен атады, киләчәккә эш юнәлешләрен билгеләде. "Мин әле генә Осинникидагы гражданнар җыелышыннан кайттым,- диде ул. Ә анда халыкны борчыган төп мәсьәлә - шушы торак пунктка кадәр юл салу." Татарстан Республикасы куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов Татарстанда тормышка ашырылучы масштаблы проектлар, Президент, ТР Хөкүмәтенең республиканы социаль-икътисадый үстерү буенча эше, авылларда яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшырту турында сөйләде. Совет чорында шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү турындагы чакыру тормышка ашырылмаса да, хәзер үзгәрешләр күзгә күренерлек. Авылларда зур социаль объектлар, юллар, торак төзелә. Проектларның күбесе "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан эшләнелгән һәм алар тормышка ашырыла. Илшат Гафуров үз чыгышында башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнарга басым ясады .Моның өчен озак һәм кыска сроклы программалар эшләнеләчәк. "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Советы депутаты буларак, ул партия проектларына, халык күтәргән проблемаларны муниципаль хакимият белән бергә хәл итүгә дә тукталды. Чарага килгән халык берничә сорау бирде. Алар торак пунктларга кадәр һәм авыллар эчендә юллар салу, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр һәм мәктәпләрдәге спортзалларын, клубларны һәм башка объектларны ремонтлау турында иде. Ә чыгыш ясаучылар төрле социаль төркемнәрдән: алар арасында пенсионерлар да, мәктәп һәм клуб директорлары, балалар бакчасы мөдире, ТОС рәисе бар иде. Барлык сорауларга да анык җаваплар бирелде. Чара концерт белән дәвам итте, бу көнне Олы Кариледә ике яңа объект: модульле ФАП һәм участок ветеринария лечебницасы ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев