Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көндәлектә- “биш”ле, күкрәктә- медаль

Узган атнада муниципаль район башкарма комитетында мәктәпне тәмамлаган 14 чыгарылышка алтын һәм көмеш медальләр тапшырылды.

Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев аларны зур тормышка аяк басулары белән котлады. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, укучы мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамласын өчен ата-аналар һәм укытучылар зур хезмәт куйган. -Безнең укучылар илдәге иң яхшы югары уку йортларына кереп белем ала. Безнең балаларның белеме аттестаттагы бәягә туры килүен ишетүе аеруча күңелле. Без аларның уңышларына шатланабыз һәм тормышта үз урыннарын табып, үзләре яраткан һөнәргә ия булуларын телибез,-диде егет һәм кызларга Зөфәр Галимуллович.
Муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров медалистларны җылы котлады, районның алар белән горурлануын белдерде. Илшат Мәхмүт улы укучыларга югары уку йортларын тәмамлаганнан соң квалификацияле белгечләр буларак туган якларына кайтуларын теләде. Урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән алтын медаль алучылар: Иске Казиледән Илүзә Әскәрова, Алия Сибгатуллина, Затоннан Зарина Гыймазетдинова, Кама Тамагыннан Николай Кисилев, Вероника Коновалова, Олы Кариледән Инсаф Хәбибрахманов.
Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаучылар: Кама Тамагыннан Ләйсән Нәҗмиева, Олы Салтыктан Диләрә Гарифуллина, Алия Ибраһимова, Гөлия Хәмидуллина, Затоннан Лилия Гыйбадуллина, Рудниктан Алла Журавлева һәм Алинә Хисамова, Иске Казиледән Гөлия Җиһаншина
Медалистларның барысы да район һәм республика олимпиадаларында катнашучылар һәм җиңүчеләр, спорт ярышлары призерлары.
Җавап сүзендә аларның һәркайсы ярдәмнәре өчен укытучыларга, дусларына, район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Истәлеккә фотога төшү, әти-әниләренең шатлыктан күзләренә яшь килү, укытучылар горурлыгы-болар әлеге шатлыклы һәм дулкынландыргыч көннең истәлеге. Зур тырышлык белән ирешелгән бу медальләр егет һәм кызларның киләчәк тормышында маяк булсын иде.
Рәсемдә: муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Кама Тамагы урта мәктәбеннән Николай Киселевка алтын медаль тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев