Кызу эш вакыты җитә
Яз соңарып булса да, үз көченә керә. Димәк, игенчеләр өчен кызу эш вакыты җитә. Язның бер көне ел туендыра, ди халык. Игенчеләр моны аңламый, чөнки чәчү компаниясенең уңышы техника, авыл хуҗалыгы машиналары, асылма һәм тагылма җиһазларның төзеклегенә, орлык, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар кайтартуга, кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле.
Узган шимбәдә "Кама Тамагы" АХПның Олы Салтык бүлекчәсе базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча район семинары үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Семинарга инвесторлар да чакырылган иде.
Семинарда катнашучылар - авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм аның бүлекчә җитәкчеләре, белгечләре, муниципаль берәмлек башлыклары, район хезмәте җитәкчеләре ындыр табагына җыелды, биредә кабул итүче як район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелегендә мәгълүмат һәм белешмә материалы белән стендлар, махсус күргәзмәләр әзерләгән иде, анда орлыклык материал, уҗымнар, орлыкны агулаганда һәм агуламаганда, минераль ашламалар кулланганда һәм кулланмаганда үсентеләрнең үсеш аермасын күрергә мөмкин, шулай ук күзәтүләр һәм экспериментлар нәтиҗәләре тәкьдим ителгән иде. Семинарда катнашучылар биредә минераль ашламалар саклау шартлары, сиптергечләрнең эшкә әзерлеге белән дә таныша алды.
Семинарның практик өлешен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев ачты, ул язгы чәчүгә эш планы белән таныштырды һәм сүзне "Кама Тамагы" АХП баш агрономы Фәрит Садыйковка бирде. Ул чәчү мәйданнары структурасы, техника һәм кадрлар, чәчүлек материал, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар турында сөйләде, Зөфәр Галимуллович аңа уҗымнарның тишелмәү сәбәпләре турында сорау бирде. Аның төп сәбәбе - элек чәчелгән культуралар һәм орлыкларның күчмә фонды булмау, Туфрак әзерләү системасы турында да сүз булды, район башлыгы басуларны сөрүдән баш тартып, өслекле эшкәртү тәкъдим итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Фатыйхов үз чыгышында үсем-лекләрне тукландыру уҗымнарны тырмалау, дым каплату белән бергә иртә чәчү турында сөйләде. "Россельхоз-центр"ның район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев эксперимент нәтиҗәләрен күрсәтте, бердәм шытымнар алу өчен орлыкларның тигезлегенә, аларны агулауга игътибарны юнәлтте. Аннан соң ул орлык складында агулау машиналарында эшләү принциплары, агулы химикатлар белән эшләүдә куркынычсызлык техникасы турында сөйләде.
Ә моңа кадәр "Кама Тамагы" АХП директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин язгы кыр эшләрендә катнашачак хезмәткәрләрнең эшләренә түләү системасы белән таныштырды.
Семинарның практик өлеше машина- трактор дворында дәвам итте. Биредә куркынычсызлык техникасы буенча кабинет эше белән таныштылар, бу хакта куркынычсызлык техникасы инженеры Миңнур Нәбиуллин сөйләде, техник хезмәт күрсәтү пункты турында «Кама Тамагы» АХП баш инженеры Илсур Сабиров һәм район Дәүләт техник күзәтчелеге инженеры Хәмит Гайнуллин аңлатма бирде. Моннан тыш, язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеге белән таныштылар. Альберт Фатыйхов кыр эшләрен үткәрүдә технология элементлары, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү турында аңлатма бирде.
Аннан соң семинарда катнашучылар пленар өлешкә мәдәният йортына җыелды. Иң беренче булып, "Кама Тамагы" АХП директоры Рифат Вәлиев сүз алды. Ул икенче көнгә Олы Бортаста тукландыруга чыгачаклары турында мәгълүмат бирде. Язгы кыр эшләрен үткәрүдә булышлык күрсәтүләрен сорап авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, язгы кыр эшләре вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләренең аңлавы да кирәк, Рифат Фоатович шулай ук хезмәтне оештыру, эштә катнашучыларны тукландыру һәм кайбер башка проблемаларга тукталды.
"Ак Барс" холдинг вәкиле Камил Галиев язгы кыр эшләренә техниканың яхшы әзерлеген билгеләде, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, агулы химикатлар белән тәэмин итү турында сүз алып барды.
Александр Сычев үз чыгышында семинарны оештыручыларга рәхмәт белдерде, аннан соң язгы чәчүдә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә күчте. Барлык бүлекчәләрдә дә диярлек механизаторлар җитешми (кимендә 1-8 тракторчы). Туклануны оештыруда, ындыр табагында эшләгәндә, орлык һәм ашламалар төягәндә җирле үзидарә ярдәме кирәк. Ул район буенча чәчү мәйданнары структурасы турында сөйләде, алда торган үзара тикшерүләр, сиптергечләр һәм агулагычлар төзеклеге, ягулык-майлау материаллары, ашламалар һәм орлыклар алу өчен субсидия бирү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Бу елга билгеләнгән төп бурычлар: миллиард сумнан ким булмаган акча кереме, йөз мең тонна ашлык җыеп алу.
Зөфәр Галимуллович терлекләр баш санын ике тапкыр арттырырга кирәклеген ассызыклады, җитештерү күләменә карап хезмәт хакы да кискен артачак. Шулай ук урыннарда эш башкаручылар белән тиешле аңлату эше алып барырга кирәк. "Хәзер лозунглар белән бернигә ирешеп булмый,-диде ул, - безгә кешеләр ышанычын кире кайтарырга, чәчү бетүгә үк хезмәт хакын да түләргә кирәк".
Семинарда үз компетенциясендәге мәсьәләләр буенча "Кама Тамагы" АХП куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Сергей Харитонов, район Дәүләт техник күзәтчелек инженеры Хәмит Гайнуллин, Роспотребнадзор район хезмәте җитәкчесе Роберт Сафин, баш табиб Ильяс Миңневәлиев чыгыш ясады.
Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты.
Ул билгеләп үткәнчә, бүлекчәләрдә көзен сукаланып бетмәгән җирләр бар һәм моңа аерым игътибар бирергә кирәк, шулай ук хезмәт һәм технологик дисциплина, чәчү вакытында тик торуларга юл куймау, ике сменалы эш оештыру, хезмәтне саклау, шикәр чөгендере һәм рапс чәчү, торак пунктларда санитар чистарту буенча ике айлык вакытында муниципаль берәмлекләр эше, район газетасында материаллар бастыру һәм бюллетень чыгару турындагы сорауларга тукталды. Ахырдан ул чәчүне җиде-тугыз көндә төгәлләү өчен һәркемгә уңышлы эш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев