Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киңәйтелгән киңәшмә

Узган дүшәмбедә киңәшмәне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов үткәрде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков торак фонд һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны җылыту сезонына әзерләүгә анализ ясады. Аерым алганда, ул эшнең график нигезендә алып барылуын билгеләп үтте. Коммуналь комплекс котельняларында эш тулы көченә бара. суүткәргеч һәм канализация хуҗалыгы кышкы...

Узган дүшәмбедә киңәшмәне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов үткәрде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков торак фонд һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны җылыту сезонына әзерләүгә анализ ясады. Аерым алганда, ул эшнең график нигезендә алып барылуын билгеләп үтте.

Коммуналь комплекс котельняларында эш тулы көченә бара. суүткәргеч һәм канализация хуҗалыгы кышкы шартларда эшләүгә 60 процентка әзер. Биредә үк энергетиклар, авыл җирлеге башлыклары һәм коммунальчылар белән проблемалы объектлар мәсьәләләре тикшерелде. Агымдагы елның беренче ярты елында мәдәният учреждениеләре эше турында бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Кәримуллин отчет ясады. Ул мәдәният учреждениеләрендә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә, шулай ук аеурча актив җитәкчеләр һәм учреждениеләргә грант ярдәме мөмкинлегенә җентекләп тукталды. Сүз биналарның кышкы чорга әзерлеге турында да барды. "Россельхозбанк"ның физик һәм юридик затларга тәкъдиме турында өстәмә офис идарәчесе Елена Колчина сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев