Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Килешү булмаса – газ юк

Кама Тамагында яшәүчеләр газ хезмәте белән килешүне вакытында төземәсә, гыйнварда тораклары җылытылмый калырга мөмкин.

Ел ахырына кадәр Кама Тамагы халкына газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешүне яңадан төзергә кирәк.

Без процедура турында тулырак белү өчен район газ хезмәте җитәкчесе Руслан Өлфәтов белән очраштык.

– Ни өчен техник хезмәт күрсәтү килешүләрен яңадан төзү зарурлыгы барлыкка килде? Ни өчен нәкъ менә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, элек бу эшне төрле оешмалар башкарган бит?

– Закон таләпләре нигезендә, фатирларда һәм торак йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау эшчәнлеген гамәлгә ашыруга газ оешмасы аерым хокук ала. Татарстан Республикасында мондый оешма – «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ. Күп фатирлы һәм шәхси йортлардагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча 2023 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән килешүләр аларның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы гамәлдә санала, әмма 2024 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча яңа килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта килешүне озайту нормалары бу очракта гамәлдә түгел. Норматив-хокукый актларның үзгәрүенә бәйле рәвештә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләрнең яңа формалары расланды.

– Газ участогы мастерлары тиешле әзерлек үттеме?

– Әйе, барлык мастерлар да укулар узды, газ җиһазларына, шул исәптән күп фатирлы йортларда урнаштырылган ике контурлы казаннарга техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне башкару өчен тиешле квалификациягә һәм разрядларга ия булдылар. Ашыгырга һәм хәзер үк килешүләр төзү белән шөгыльләнергә кирәк, ел ахырына кадәр күп вакыт калмады, моны декабрьгә калдырмыйча, хәзер эшләү яхшырак.

– Ә килешүне яңадан төземәсәң нәрсә була?

– Килешү булмаса, газ белән тәэмин итү автомат рәвештә туктатыла. Газ белән тәэмин итүче оешмалар норматив документациягә ярашлы рәвештә техник хезмәт күрсәтүгә килешү төземәгән кешеләргә газ бирергә хокуклы түгел.

1 гыйнвардан ТОны үтәү буенча эшләр тулысынча газ белән тәэмин итүче оешмага күчә, бу әлеге өлкәдә нормаларны тәртипкә китерү, үтәү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен башкарыла. Яңалыклар буенча без газ белән бәйле фаҗигале вакыйгаларны даими күрәбез.

– Килешү төзү өчен нинди документлар кирәк булачак?

– Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңадан төзү өчен абонент бүлегенә минималь документлар пакеты тапшырырга кирәк, болар: шәхесне раслый торган документ (паспорт); милек хокукын яки торактан файдалануны раслаучы документларның оригиналы һәм күчермәсе; гаилә составы турында йорт кенәгәсеннән өземтә.

– Газ хезмәтенең эш графигы нинди? Кама Тамагы халкына килешү төзү өчен кайчан һәм кая килергә?

– Без абонентларны Кама Тамагы штп, Гагарин урамы, 85 нче йорт адресы буенча эш көннәрендә сәгать 8.00-17.00 дә (төшке ашка тәнәфес: 12.00-13.00)  һәм шимбә көнне сәгать 9.00-13.00 дә көтәбез.

Килеп туган мәсьәләләр буенча 884377-2-12-67 телефоны аша киңәшләшергә мөмкин.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм, килешүнең вакыты тәмамлану килешүнең булмавы белән бер, бу торак бинага газ бирүне туктату өчен нигез булып тора.

Барыгызны да килешүләр төзергә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев