Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләсе кыш өчен

"Кама Тамагы" АХПда терлекләрне кышкы абзарларда асрау чорына җәмәгатьчелек терлекләре өчен терлек азыгы запасын тулыландыруда һәр көнне максималь файдаланып эшлиләр.

Әлеге авыл хуҗалыгы берләшмәсенең "Карамал" бүлекчәсендә эш масштаблы алып барыла. Биредә берүк вакытта печән дә әзерлиләр, сенаж да салалар. Күпьеллык үләннәрнең барысы да чаптырылган һәм предприятиедәге терлек азыгы әзерләүче звеноларның берсе аны җыя.
- Бу бүлекчәдә без өч көндә базга мең тонна сенаж салдык, - ди "Кама Тамагы" АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев,- таптатып, өстен пленка белән яптык. Агымдагы елда печәннең сыйфаты бик яхшы, аны басудан Бәрлегуҗага ташыйбыз. Бүгенге көндә барлык бүлекчәләр, Осинники бүлекчәсеннән кала, терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнә. Предприятиедә өч звено оешты, моннан тыш, Иске Барышта, Келәнчедә, Олы Бортас, Олы Салтык, Тәмте, Варварино һәм башка хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү техникасын файдаланып, эшләр мөстәкыйль алып барыла. Бүлекчәләр алдына күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруны ай ахырына төгәлләү бурычы куелган.
Без терлек азыгы әзерләүдә катнашучылар белән дә сөйләштек. Рәмис Фәйзуллин "Ягуар-810"да сенаж өчен яшел масса җыйдыра.
-Алдагы дүрт көндә без 210 гектар мәйданнан күпьеллык үләнне җыеп алдык, бүген 110 гектар булган бу басуны төгәлләргә уйлыйбыз,-ди ул.
Иң мөһиме сыйфатка зыян китермичә терлек азыгы әзерләү темпларын киметмәскә кирәк.
Рәсемдә: "КамАЗ" шоферы Илфат Бариев һәм "Ягуар-810" механизаторы Рәмис Фәйзуллин терлек азыгы әзерли.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев