Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәктә безне нәрсә көтә

Гадәттә ел саен декабрьдә барлык дәрәҗәдәге халык ышанычлылары үз утырышларында, сессияләрдә ахырыгы укылышта алда торган финанс елына һәм алдагы кыска вакытлы чорга бюджет кабул итә, шулай ук аерым территорияләрнең социаль-икътисадый үсешен фаразлый. Узган дүшәмбедә муниципаль район Советының чираттагы кырыгынчы утырышында да әлеге мәсьәләләр тикшерелде. МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков...

Гадәттә ел саен декабрьдә барлык дәрәҗәдәге халык ышанычлылары үз утырышларында, сессияләрдә ахырыгы укылышта алда торган финанс елына һәм алдагы кыска вакытлы чорга бюджет кабул итә, шулай ук аерым территорияләрнең социаль-икътисадый үсешен фаразлый.

Узган дүшәмбедә муниципаль район Советының чираттагы кырыгынчы утырышында да әлеге мәсьәләләр тикшерелде. МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков киләсе елга һәм алдагы ике план чорына районның социаль-икътисадый үсешенә фараз тәкъдим итеп, аны «уртача оптимистик» дип атады һәм моны төп перспектив индикаторлар белән раслады (тулай территоррия продукты, хезмәт хакы арту, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе, инвестицияләр күләме, капиталь төзелеш күләме һәм башкалар) Бу чорга район бюджеты моңа кадәр МР Советы президиумы утырышында тикшерелде, Совет утырышында беренче укылышта кабул ителде, ачык тыңлаулар үткәрелде. Шуңа күрә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов алдан әйтелгән өстәмәләрне исәпкә алып, бюджетын проектын икенче укылышы өчен тәкъдим итте. Моннан тыш, Совет утырышында МР Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм эштә үзләрен тоту кодексы тикшерелде. Аны МР Советының юридик бүлек җитәкчесе Эльза Нургалиева тәкъдим итте. Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча карарлар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев