Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләсе ел уңышы өчен

Район игенчеләре өчен кызу эш вакыты. Агымдагы елның урып-җыю кампаниясен тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгарга кирәк. Шул ук вакытта игенчеләр киләсе ел уңышы өчен дә кайгырталар. Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә уҗым культуралары чәчәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Фатыйхов белән көзге чәчү турында сөйләштек.
Район буенча барысы 9458 гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла. Шуның 8458 гектары - "Кама Тамагы" АХПда, 500га - Ленин исемендәге хуҗалыкта, 300га - "Олы Кариле" ААҖда, 200га-крестьян фермер хуҗалыкларында.
Агымдагы елда узган елгы ялгышларны булдырмаска тырышалар. Ул алдан игелгән культуралар һәм орлыкларга кагыла. Уҗымнарны арпадан соң чәчкән еллар да булды, ә нәтиҗәсе бик күңелсез тәмамланды, бодай да, арыш та тишелмәде. Агымдагы елда 6500 гектар пар җирләре, 2000 гектар борчак чәчелгән мәйданнар бар, калган мәйданнар составына кузаклы культуралар кергән берьеллык үләннәрдән соң чәчеләчәк. Орлыкчылык хуҗалыгында да хәлләр яхшырды. Район хуҗалыкларында уҗым бодае һәм арышның күчмә фонд орлыклар запасы бар.
Авыл хуҗалыгы берләшмәсенең һәр бүлекчәсендә СЗП-6 чәчкечләре булдырылган, моннан тыш, зур чәчү мәйданнары өчен үзәкләшкән 4 чит ил чәчү комплексы файдаланыла.
"Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре алдына узган елгы ялгышларны кабатламау бурычы куйдык,- ди Альберт Кәримулла улы,-төп игътибарны чәчү һәм туфрак әзерләү сыйфатына бирергә кирәк, чәчүне минераль ашламалар һәм агуланган орлыклар белән генә чәчәргә, ә алар бездә югары репродукцияле. Барлык технологик таләпләрне саклап, теләсә-кайсы агротехник алымны үткәргәндә яхшы уңышка өмет итәргә була".
Рәсемдә: «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кече Салтык бүлекчәсе механизаторы Зөфәр Мәннәпов хезмәттәше Исфат Фәйзуллин белән бергә чәчү комплексында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев