Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәккә күз тотып

Иң зур «Ак Барс» холдинг авыл хуҗалыгы компаниясе районыбызның ике хуҗалыгы базасында республика семинар-киңәшмәсе үткәрде.

Аңа холдингның барлык агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чакырылган иде. Семинарның пленар өлеше Сөйки авыл мәдәният йортында үткәрелде. Аны департамент җитәкчесе Николай Титов алып барды. Агрофирмаларда терлекчелек тармагын алып бару мәсьәләсе тикшерелде, 2012 елга бурычлар куелды. Практик өлештә семинарда катнашучылар Сөйки сөтчелек комплексын карадылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сөйкилеләр яхшы әзерләнгән иде. Киләсе елда комплексның икенче чиратын төзеп бетерүгә акча биреләчәге әйтелде.

Осинники авылындагы терлекчелек фермасы карап йөрүнең икенче пункты булды. Биредә терлекчелекнең яңа юнәлеше күрсәтелде. Бу - ит токымлы терлекләр асрау юнәлеше. Сыерлар һәм яшь терлекләр ирекле йөри. Ит токымлы терлекләр баш санын 1200 башка җиткерергә һәм «мәрмәр» ит сатарга планлаштыралар. Семинарда катнашучылар аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Рәсемдә: терлекләрнең сәламәт булуы Сөйки сөтчелек комплексы ветврачы - яшь белгеч Артур Госманов эшенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X