Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыр эшләре башланды

Соңгы көннәрдә утырып киткән һава шартлары авыл хуҗалыгы машиналарын басуларга чыгаруны тизләтте. Узган дүшәмбедә район игенчеләре технологик чылбырның беренче этабы - уҗым культураларын тукландыруга кереште.

"Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә беренчеләрдән булып Олы Бортас бүлекчәсе механизаторлары басуга 2 "Туман" сиптергечен чыгарды, алар бер сменага ике йөз гектардан артык бөртеклеләрне тукландырган. Җирле кырчылык бригадасы бригадиры Наил Бәдриев әйтүенчә, биредә «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм «Торговый дом Алтай и К» арасында төзелгән килешү нигезендә айдар Дәүләтшин һәм Алмаз Гыйматдинов эшли. Икенче көнне алар башлангычына шул ук авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кече Салтык һәм Келәнче игенчеләре дә кушылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең язгы кыр эшләре үткәрүгә төзегән эш планы буенча уҗымнарны тукландыруда 18 агрегат (тараткыч һәм чәчкечләр) эшләргә тиеш, алар 1319 гектарда тукландырачак, шулай ук 385 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру планлаштырыла.
51503 гектар мәйданда дым каплатылачак (89 агрегат), шуның 7385 гектары күпьеллык үләннәргә, 7319 - уҗымнарга, 31028 - туңга сөрелгән һәм пар җирләренә туры килә.
31741 гектар мәйданда (66 агрегат) сабан культуралары өчен туфракны чәчү алды эшкәртүе үткәрергә, 29715 гектарда иртә сабан культуралары чәчәргә (38 агрегат), рапс һәм шикәр чөгендере чәчәргә, чәчүләрне тигезләргә кирәк.
Барлык агротехник алымнарга, эш төренә карап, 3-10 эш көне бирелә. Эшнең дәвамлылыгы агрегатларның тәүлеклек эшләвеннән чыгып билгеләнгән.
Халыкта язның бер көне ел туендыра, дип юкка гына әйтмиләр. Хәзер уйлап торырга вакыт юк, барлык материаль ресурсларны һәм кешеләрне эшкә чыгарырга кирәк. Югары хезмәт һәм технологик дисциплина, һәркем үз эшен тулысынча башкарганда гына уңышка исәп тотарга мөмкин. Иң мөһиме - югары темп һәм яхшы сыйфат.
Рәсемдә: «Туман»нарга минераль ашлама төяүдә җирле механизатор Хәбир Сибгатуллин МТЗда эшли. Ашламаны МТЗ-1221дә Фәнис Зәйнуллин китереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев