Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш та килеп җитте

Кыш та җитте, димәк, алда безне бозлавык һәм кар-бураннар, нәтиҗә буларак - кар көртләре көтә. Кыш - юл хезмәте өчен кызу вакыт. Муниципаль район автотрассаларында өзеклексез хәрәкәт тәэмин итү - «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы ДРСУның төп бурычы. Участокның көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлеге турында предприятие җитәкчесе Рамил Ганьятуллин белән...

Кыш та җитте, димәк, алда безне бозлавык һәм кар-бураннар, нәтиҗә буларак - кар көртләре көтә. Кыш - юл хезмәте өчен кызу вакыт. Муниципаль район автотрассаларында өзеклексез хәрәкәт тәэмин итү - «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы ДРСУның төп бурычы.
Участокның көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлеге турында предприятие җитәкчесе Рамил Ганьятуллин белән сөйләштек.
- Без кышкы чорга әзер. 19 берәмлек техника, 10 берәмлек кар җыю җиһазлары: дүрт - КДМ (катнаш юл машинасы), ике автогрейдер, кар җыйдыргыч куелган өч МТЗ тракторы, бер К-700, алгы «пычкысы» һәм янга куелган асылмалы шлейфы белән Т-150 тракторы, «Kamatsu» бульдозеры, «Урал-ротор» һәм алгы пычкысы булган «Урал» һәм башка техника әзер.
Бүгенге көнгә юлларны һәм күперләрне карап тору өчен ДРСУ 3100 тонна ком-тоз катнашмасы, 300 тонна ком һәм 7 тонна чиста тоз запасы хәстәрен күрде. Тәтеш, Апас һәм Тәмте юнәлешләрендәге автотрассага, җирлекләр юлларына хезмәт күрсәтүдә 19 шофер, 7 тракторчы, 12 юл эшчесе һәм 4 юл мастеры эшли. Тулаем алганда, участок бүген 252 км юлга хезмәт күрсәтә. шуларның 58 километры - грунт-вак таш-ком катнашмасы җәелгән юл. Хәзер юл хезмәте районда булган грунтлы юлларны тигезли. шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кышкы чорда ДРСУ шулай ук Татглавдортранс балансында булган, МР территориясендә урнашкан 20 күперне дә карап тора.
Рамил Харис улы әйтүенчә, булган барлык кар җыю техникасы бүгенге көнгә 100 процент әзер, участок кирәк булган барлык запас частьләр белән тәэмин ителгән, шоферлар, тракторчылар, эшчеләр штаты да тулысынча комплектланган. Димәк, кемне-кемне, ә менә юлчыларны кыш куркыта алмас. Моның дәлиле - Кама Тамагы ДРСУ карап торган юлларның сыйфаты: соңгы елларда, хәтта көчле бураннар булганда да трасса һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә тәүлек әйләнәсе карап торыла.
Рәсемдә: шоферлар Зөфәр Халиков һәм Фәрит Хөснуллин КДМны чираттагы рейска көйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев