Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды

Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була. (Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә. Биредә апрель ахырына кадәр FIFA...

Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә.

Биредә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында онлайн сатып алынган билетларны алырга була. 1 майдан, билетлар булганда, аларны үзәкнең үзеннән алып булачак.

Билет үзәгенең эш режимы түбәндәгечә: дүшәмбе - җомга көннәрендә 14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә - якшәмбе көннәрендә 10.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзәк әлеге режимда 31 майга кадәр эшләячәк, аннан соң һәр көнне 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Казан турнирның алты матчын кабул итәчәк: Kazan-Arena стадионында Франция - Австралия, Испания - Иран, Польша - Колумбия һәм Германия - Көньяк Корея төркем этабы матчлары булачак. Татарстан башкаласында шулай ук финалның сигездән бер һәм бер чирек финал матчы узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 8 октябрь 2021 - 13:38
    Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел
    Хәзерге вакытта Кама Тамагы районы территориясендә 6 мең пенсия яшендәге граңданин яши. Аларның 166сы – ялгыз, 669ы – ялгыз яшәүче, 1870 кеше – 70 яшьтән, 908 граждан – 80 яшьтән, 186 кеше 90 яшьтән өлкән.
    919
    0
    0
  • 17 сентябрь 2021 - 09:38
    Якташыбыз истәгенә һәйкәл куелды
    14 сентябрь көнне Олы Кариле авылында якташыбыз – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.
    1692
    0
    0