Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Капиталь ремонт дәвам итә

Безнең районда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау җиденче ел дәвам итә. Бу вакыт эчендә 49,3 мең квадрат метр гомуми мәйданда 58 йорт ремонтланган. Әлеге программа 82,6 млн сумга финансланган. Күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау агымдагы 2014 елда да дәвам итәчәк. Бу юнәлештә билгеләнгән эш күләме турында төзелеш һәм ТКХ мәсьәләләре...

Безнең районда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау җиденче ел дәвам итә.

Бу вакыт эчендә 49,3 мең квадрат метр гомуми мәйданда 58 йорт ремонтланган. Әлеге программа 82,6 млн сумга финансланган.

Күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау агымдагы 2014 елда да дәвам итәчәк. Бу юнәлештә билгеләнгән эш күләме турында төзелеш һәм ТКХ мәсьәләләре буенча мр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Маслакова сөйли.

-2014 елга безнең районга күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга 8,2 млн. сум бүлеп бирелгән. Шуның 0,4 млн. сумы фондтан, республика бюджетыннан -2,9 млн. сум, җирле бюджеттан -1,7 млн сум, халык түләүләреннән - 3,2 млн.сум. Кама Тамагы штпда Комаров урамындагы 20 һәм 21нче йортларда түбәне һәм су челтәрен ремонтлау күздә тотыла, бу эшләрне башкару өчен һәр йортка 1,1 млн сум акча каралган.

Куйбышев Затон штпның Куйбышев урамындагы 6а йортка капиталь ремонт ясалачак. Биредә су һәм җылылык белән тәэмин итү системасы алыштырылачак, түбәсе ремонтланачак. Барысы 3,4 млн сумлык эш башкарылачак. Елгачылар бистәсендә Парк урамындагы 9нчы йортның су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасы, фасады ремонтланачак. Бу максатларга 400 мең сум акча тотылачак. Тенеш штпның Пионер урамындагы 13нче йортны ремонтлауга 1,1 млн. каралган. Бу акча йорт эчендә су белән тәэмин итү системасын алыштыруга һәм фасадны төзекләндерүгә тотылачак.

Красновидово авылында Яр буе урамындагы 1нче йортта су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасын, түбәне алыштыру, фасадны төзекләндерү каралган. Шушы торак йортны капиталь ремонтлау өчен 1 млн сум бүлеп бирелгән.

Торак пунктларда барлык шушы объектларны подрядчы "Кама" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт ремонтлаячак. Агымдагы елның гыйнвар аеннан Идарә компанияләре һәм ТМШлар халыктан кергән акчаны ГИСУ счетына күчерә башлады. Бүгенге көндә 720 мең сум акча күчерелгән инде. Бу планда каралган сумманың 23 проценты.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев