Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кандидатлыкка күрсәтү – ышаныч билгесе

12 майда җәмәгать эшендә катнашучылар Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтә башлану турында игълан итте. Бу вакыт эчендә берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазыйфасына Республиканың гамәлдәге лидеры - Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын күрсәтү карары чыгарды. - Җәмәгать эшендә катнашучылар Татарстанның алга таба үсеше һәм Республиканың лидерлык күрсәткечләре - күбесенчә Рөстәм Нургалиевич...

12 майда җәмәгать эшендә катнашучылар Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтә башлану турында игълан итте.

Бу вакыт эчендә берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазыйфасына Республиканың гамәлдәге лидеры - Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын күрсәтү карары чыгарды. - Җәмәгать эшендә катнашучылар Татарстанның алга таба үсеше һәм Республиканың лидерлык күрсәткечләре - күбесенчә Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов өлеше,- дип билгеләп үтте «Бердәм Россия2 БСП Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ләйлә Зәйнуллина, - иҗтимагый оешмалар вәкилләре шулай итеп аңа ышаныч күрсәтә, аның Республика үсешенә юнәлдерелгән стратегиясен хуплый. Кандидатлар 13 майдан 5 июньгә кадәр күрсәтеләчәк. Кандидатларны «Бердәм Россия» партиясе белән хезмәттәшлек килешүе булган иҗтимагый оешмалар күрсәтә ала. Праймеризда үзләрен күрсәтүчеләр дә катнаша ала. Татарстан җәмәгать эшләрендә катнашучыларныңд югары вазифаи урынга кандидатллар күрсәтү өчен эчке партия сайлауларын оештыручы төбәкләрнең иң беренчесе булды. Праймериз үткәргәндә максималь ачыклыгын тәэмин итү өчен www.праймериз-РТ.РФ сайты булдырылган. шунысын билгеләп үтәргә кирәк, безнең илдә праймеризны «Бердәм Россия» партиясе генә үткәрә.

- Праймериз үткәрү практикасы таралышы ничек? - Президент вазыйфасына, кайбер башка вазыйфаларга кандидатлар сайлаганда эчке партия сайлаулары үткәрү алга киткән күп кенә илләрдә таралган, шул исәптән Россиядә дә. Праймериз моңа кадәр бездә - Татарстанда да үткәрелде.

- Тавыш бирү бюллетенә кертеләчәк кандидатураны кем билгели?

- Моны выборщиклар эшли. Мәсәлән, безнең районда 12 выборщик билгеләнгән, алар эчке партия сайлавында катнаша. Алар барысы да праймериз участогындатавыш бирде.

- 13 сентябрьдә ТР Президенты сайлавыннан тыш җирле вәкаләтле органнарга да депутатлар сайланачак.

- әйе. Безнең районда «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе 12 майдан праймериз үткәрде. Ул 16 җирлектә узды. Аларның икеседә ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власов, ә икесендә «Бердәм Россия» БСПның Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкиле Марат Тәлгать улы Сәмигуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев