Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каматамагылылар,су кергәндә,тормышыгызны кайгыртырга онытмагыз!

Нихаять, түземсезлек белән көтеп алынган эссе көннәр урнашты. Район халкы һәм кайткан кунаклар су керү максаты белән елга һәм сулыкларга тартыла башлады. Әмма куркынычсызлык турында да онытмаска кирәк. Соңгы еллардагы Кама Тамагы буенча ГИМС инспекторлык участогының борчулы статистик мәгълүматлары инспекция хезмәткәрләреннән һәрчак уяу булуны таләп итә. Моңа карамастан, ял итүчеләр...

Нихаять, түземсезлек белән көтеп алынган эссе көннәр урнашты. Район халкы һәм кайткан кунаклар су керү максаты белән елга һәм сулыкларга тартыла башлады. Әмма куркынычсызлык турында да онытмаска кирәк. Соңгы еллардагы Кама Тамагы буенча ГИМС инспекторлык участогының борчулы статистик мәгълүматлары инспекция хезмәткәрләреннән һәрчак уяу булуны таләп итә. Моңа карамастан, ял итүчеләр дә су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. Кыскача гына әйткәндә, һәркем махсус аерылып куйган җирдә генә су керергә, аек булмаган хәлдә суга кермәскә, балалар артыннан күзәтергә тиеш.
2013 елда 6 участокка( Кама Тамагы, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Буа, Спас районнары) хезмәт күрсәтүче Кама Тамагы ГИМС участогында 18 кеше батып үлгән: өчесе безнең район кешеләре. Алар Иделдә генә түгел, Карамал елгасы, авыл эчендәге күлләрдә дә баткан.
2014 елда участок буенча 9 батып үлүче теркәлгән, берсе безнең районнан. 2015 елда 12 кеше баткан. Безнең районда 3 кеше баткан, икесе хәбәрсез югалган булып исәпләнә.
Узган елда участок буенча су объектларында 16 үлү очрагы теркәлгән, өчесе безнең районнан. Быел да суда батып үлүчеләр бар. Алар икәү, берсе безнең район кешесе.
Әлеге очракларның күбесендә бары тик куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаганнар вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев