Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каматамагылыларга нинди чыршы сайларга

Яңа ел төне якынлашканда ул төрле төсле утлары белән янып, тылсым һәм әкият атмосферасы тудыра. Матур чыршы яңа ел алды мәшәкатьләре белән ашыгып алына торган әйбер түгел. Ул - күңелне күтәрүче һәм һәрьяктан да куркынычсыз бәйрәм бизәге булырга тиеш. Нинди чыршы сайларга дигән сорауга Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТР буенча...

Яңа ел төне якынлашканда ул төрле төсле утлары белән янып, тылсым һәм әкият атмосферасы тудыра. Матур чыршы яңа ел алды мәшәкатьләре белән ашыгып алына торган әйбер түгел. Ул - күңелне күтәрүче һәм һәрьяктан да куркынычсыз бәйрәм бизәге булырга тиеш.


Нинди чыршы сайларга дигән сорауга Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Айрат Хәмиев җавап бирә:

- Яңа ел "чибәркәйләре" - чыршы, нарат агачлары зур чыршы, зур һәм кечкенә кара чыршы коңгызы, кара нарат коңгызы кебек урман корткычлары белән зарарланырга мөмкин. Әлеге коңгызлар үзагачның җитди корткычлары, алар агачлардагы нарат кәүсә нематодасы авыруын китереп чыгаралар. Шуның белән бәйле рәвештә республиканың кайбер территорияләрендә һәм күрше төбәкләрдә урман корткычлары буенча карантин фитосанитар зоналар булдырылды.

Декабрь уртасыннан фитосанитар күзәтчелек бүлеге белгечләре республиканың чыршы базарлары буенча мониторинг рейдлары үткәрәчәкләр. Чараның төп максаты - кулланышка карантин объектлары белән зарарланган, карантин фитосанитар контроль үтмәгән, тиешле фитосанитар документлары булмаган үсемлекләрне кертмәү.

Идарә яңа ел ылыслы агачларын алырга теләүче барлык юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга вакытында фитосанитар документлар булдырырга һәм сатып алучыларны сәламәт, матур, куркынычсыз чыршылар белән сөендерергә тәкъдим итә.

Барлык кызыксындырган сораулар белән Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфаты һәм орлык контроле бүлегенә (843) 277-68-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев