Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каматамагылылар, бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башлануга 6 көн калды

- 19 июньдә исәпкә алучыларны өйрәтү башланды, алар крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм дача хуҗаларына барып сораштыру үткәрәчәкләр һәм алынган мәгълүматны исәпкә алу кәгазьләренә теркәячәкләр, - ди Кама Тамагы районында исәпкә алу буенча вәкаләтле вәкил Ирина Гаврилова. - Исәпкә алучылар үзләре яшәгән торак пунктларда эшләячәк, халык аларны белә...

- 19 июньдә исәпкә алучыларны өйрәтү башланды, алар крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм дача хуҗаларына барып сораштыру үткәрәчәкләр һәм алынган мәгълүматны исәпкә алу кәгазьләренә теркәячәкләр, - ди Кама Тамагы районында исәпкә алу буенча вәкаләтле вәкил Ирина Гаврилова.

- Исәпкә алучылар үзләре яшәгән торак пунктларда эшләячәк, халык аларны белә һәм аларга ышана. Күбесе алдагы елларда Росстат тарафыннан уздырылган исәпкә алуларда катнашканлыктан, тәҗрибә туплаган. Безнең районда 12 исәпкә алучы бар. Өйрәнү барышында алар исәпкә алу бурычларын һәм максатларын, төп норматив-хокукый документларны, исәпкә алу кәгазьләрен һәм башка исәпкә алу документларын тутыру тәртибенә өйрәнде. Шулай ук үз вазифаларына исәпкә алу вакытында алынган мәгълүматлар конфиденциальлеге кагыйдәләренә, сораштыру үткәрү кагыйдәләре һәм этикасына өйрәтү дә программага керде. Барлык исәпкә алучылар ахырдан тест узды.
- 24 июньдә исәпкә алучылар объектларга алдан исәпкә алуга чыгачак. Аның максаты нинди?
- Исәпкә алучылар мәгълүмат язылган хатлар таратачак, уңайлы вакытта аларның өйләренә килү графигы төзиячәк. Эш катлаулы булачак. Исәпкә алу чорында һәр исәпкә алучы шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын һәм шәхси эшмәкәрләрне үтеп, уртача 460 объектта булырга тиеш. Алар көненә уртача 10 исәпкә алу объекты узарга һәм мәгълүмат җыярга тиеш була.
- Исәпкә алучыны ничек танырга була?
- Алар зәңгәр төстәге махсус киемнәрдән: яктылык кайтаргыч полосалы "Росстат"дип язылган капюшонлы жилет һәм "ВСХП" дигән язулы кояштан саклагыч козереклы кепкадан булачак, исәпкә алучының "Росстат" дип язылган зәңгәр төстәге портфеле, шулай ук паспорт белән бергә булганда гына гамәлдә булган таныклыгы булырга тиеш.
Исәпкә алучының дәүләт вәкиле булуын һәм эшенең авырлыгын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә халыкның яхшы мөнәсәбәте дөрес һәм сыйфатлы мәгълүмат алу мөмкинлеге бирәчәк.
Статистик тикшерү 1 июльдә старт ала һәм 15 августка кадәр дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: икенче Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу илнең һәм аның һәр төбәгенә, хәтта һәр муниципаль берәмлекнең авыл хуҗалыгы буенча хәле турындагы статистик мәгълүматны киңәйтү мөмкинлеге бирә. Алынган мәгълүмат төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына аграр сәясәтне планлаштыру, шулай ук авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр - эшмәкәрләр, фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына, ярдәмче хуҗалык хуҗаларына кирәк.
Исәпкә алучыларның эшен оештыру, сораштыру үткәрүнең һәм мәгълүматларның дөреслеген, исәпкә алу кәгазьләрен тутыру һәм алынган мәгълүматның конфиденциальлеген үтәү сыйфатын тикшерү өчен Кама Тамагы штп, Карл Маркс урамы, 63 йорт адресы буенча урнашкан РайПО бинасында 2 инструкторлык участогы оештырылды. Агымдагы елның 9 июненнән ике инструктор эшли. Белешмәләр өчен телефон: 8847772-11-17, 884377-2-11-59.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев