Каматамагылылар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында киңәшмәдә катнаштылар
13 гыйнварда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча киңәшмә булды. Безнең районнан анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, Иске Казиле һәм Олы Карамал авыл җирлекләре...
13 гыйнварда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча киңәшмә булды.
Безнең районнан анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, Иске Казиле һәм Олы Карамал авыл җирлекләре башлыклары Илдус Сәгъдиев һәм Эдуард Байдамшин, Иске Казиле авылыннан бройлер чебешләре үрчетүче Наилә Хөснетдинова катнаштылар. Яшь әни Наилә Хөснетдинова 9 ел Сбербанкта эшләгәннән соң авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә була. Туган авылына кайтып, ул узган җәйдә инкубатор сатып ала һәм берничә төр йорт кошы чыгарта.
-Барысы да Кайбыч районындагы бройлерлар үрчетү белән шөгыльләүче тәҗрибәле кошчылык белгече белән танышудан соң башланып китте. Нәкъ менә аларга мин төп игътибарны юнәлттем, -ди Наилә. - Сынап карау өчен каз, бытбылдык, мисыр тавыклары да чыгарттым.
Аерым алганда хайбрит токымлы күркәләрнең йомыркаларын Мәскәүдән кайтарткан. Әлеге төр кошларның авырлыгы 25 килограммга кадәр җитә.
-Мин үземә дип 5 ай берничә күркә үстердем, кайберләре 15 килограмм авырлыкта. Ләкин мин симертү белән түгел, җитештерү белән шөгыльләнәм. Тәҗрибәле кошчылык белгечләре югарырак нәтиҗәләргә ирешәдер, мөгаен.
-Министр белән очрашу сезгә нәрсә бирде?
-Минем яшь чебешләр үрчетү белән шөгыльләнүче тәҗрибәле кошчылык белгечләре белән күрешәсем, киңәшләр аласым килә. Минем кебекләр өчен республикада нинди фермаларга ярдәм күрсәтү программалар каралган бу өлкәдә яңа гына эш башлап җибәргән белгеч буларак мин нәрсәләргә өмет итә алам - шуларны беләсем килә. 14 гыйнварда мин муниципаль район башлыгы Павел Лохановка кердем, ул миңа төп игътибарны күркә үрчетүгә бирергә тәкъдим итте. Язга ерак калмады, шуңа күрсә миңа уйлар өчен вакыт аз калып бара, инде эшкә керешергә кирәк.
Фото Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев