Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагының Иске Барыш авылына 20 ел

Безнең районда инде берничә ел дәвамында культ объектлары төзелеше һәм аларны реконструкцияләү эше алып барыла. Күп кенә авылларда мәчетләр һәм чиркәүләр торгызылды. Төзелеш өчен халык, бу авыллардан чыккан кешеләр акчалата яки төзелеш материаллары, транспорт белән ярдәм күрсәтә. Районыбызда, бөтен республикадагы кебек үк, төрле дин вәкилләре дус һәм тату яши. Бүген...

Безнең районда инде берничә ел дәвамында культ объектлары төзелеше һәм аларны реконструкцияләү эше алып барыла. Күп кенә авылларда мәчетләр һәм чиркәүләр торгызылды. Төзелеш өчен халык, бу авыллардан чыккан кешеләр акчалата яки төзелеш материаллары, транспорт белән ярдәм күрсәтә.

Районыбызда, бөтен республикадагы кебек үк, төрле дин вәкилләре дус һәм тату яши. Бүген районда 27 мәчет, 7 чиркәү һәм 1 гыйбадәт йорты эшли. Шуларның берсе - Иске Барыш авылы мәчете быел ачылышының 20 еллыгын билгеләп үтте. Дин тотучыларга аның ишекләре һәрчак ачык. Атнаның һәр җомга көнендә биредә авыл халкы җәмәгать намазы укырга җыела, бөтен авыл халкы катнашында дини бәйрәмнәр зурлап үткәрелә. Элек авылда ике мәчет булган. Болганчык елларда манаралары киселеп, бинаны клуб, контора итеп файдаланалар. Еллар үтә. Кешеләрдә кабат дин тотуга ихтыяҗ туа, инде дин тотуга киртәләр дә булмый. 1993 елда авыл халкы яңа мәчет төзү мәсьәләсен күтәрә. Ул ике ел төзелә, 1995 елда ачыла. Республиканың Диния Нәзарәте тарафыннан 154 нче мәхәллә булып теркәлә. Күптән түгел искебарышлылар, кайткан кунаклар белән бергә зур ифтар мәҗлесе оештырып мәчетнең юбилеен билгеләп үтте.
Хәзер районда Бәки авылында мәчет төзелеше эшләре ахырына якынлаша. Мәчет төзү тәкъдиме белән авылдашларына Роза Хәмитова чыккан. Ринат Мөслимов, Рифат Гафиятуллин, Әминә Хәмидуллина, Келәнче авылы мәчете, шулай ук Келәнче, Бәки авылларыннан чыккан кешеләр финанс ярдәме күрсәткән. Куйбышев-Затонда яшәүче мөселманнар үз поселокларында мәчет төзергә ниятлиләр, урыны сайланган, төзелешкә акча җыю эшләре бара.
Хәзер бу эш республика җитәкчелеге тарафыннан хуплангач, уйланылган барлык эшләр чынга ашыр һәм киләчәк буыннарга динебезне тоту, иманыбызны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев