Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә теләге булган авыл кешеләре өчен программалар

Бүгенге көндә республикада авыллардагы кече ферма хуҗалыклары үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 10нан артык программа гамәлдә. Һәм берничәсе эшләнелеп бетерелү дәрәҗәсендә. Чыннан да, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм аз түгел - бу субсидияләнгән кредитлар бирү, ферма территорияләренә юл төзү һәм төзекләндерү, мөгезле эре терлек алу өчен кредитлар бирү, мини-фермалар төзелешенә киткән чыгымнарны каплау,...

Бүгенге көндә республикада авыллардагы кече ферма хуҗалыклары үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 10нан артык программа гамәлдә. Һәм берничәсе эшләнелеп бетерелү дәрәҗәсендә.


Чыннан да, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм аз түгел - бу субсидияләнгән кредитлар бирү, ферма территорияләренә юл төзү һәм төзекләндерү, мөгезле эре терлек алу өчен кредитлар бирү, мини-фермалар төзелешенә киткән чыгымнарны каплау, яңа гына үз эшләрен башлаган фермерларга һәм гаилә терлекчелек фермалары үсешенә ярдәм программалары, "Лизинг-грант"- грантлы ярдәм һәм башкалар.
Ел башы - узган елга нәтиҗәләр ясау һәм киләсе елга планнар, бурычлар һәм максатлар кую вакыты. Үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә теләге булган авыл кешеләре өчен бу үсешкә этәргеч бирүче программаларда катнашу мөмкинлеге дә. Бүген республиканың авыл кешеләренә нинди шартлар һәм мөмкинлекләр тәкъдим итүе турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Равил Дәминов белән сөйләшәбез.
- Хуҗалыкның кече фермалары өчен тәкъдим ителүче субсидияләнгән кредитлар авылда нинди юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла?
- Бу барыннан да элек гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыгы үсеше өчен бирелүче кредитлар, алар 2 елдан 5 елга кадәр 300 мең сумга һәм 700 мең сумга кадәр бирелә. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары үсешенә кредитлар субсидияләнә, кредитлар авыл хуҗалыгы кооперативы тарафыннан бирелә.
- Равил Ренатович, гаилә фермаларына җиһазлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы алыр өчен нинди ярдәм каралган?
- Бүген республикада гаилә фермаларын техник һәм технологик модернизацияләү өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга дип бирелүче субсидияләр гамәлгә куела.
- Шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар өчен субсидия бирүең нинди формалары быел да дәвам итәчәк?
- Бу азык белән тәэмин итү буенча дәүләт ярдәме - сыер, кәҗә асрау өчен чыгымнарны каплау. Шулай ук башмак таналар сатып алу, сөтчелек мини-фермалары төзелеше буенча чыгымнарның бер өлешен каплауны дәвам итәчәкләр.
Ахырын газетадан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев