Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында йортлар төзекләндерелде, аларда яшәү уңайлымы

Барлык дәүләт программалары арасында иң масштаблысы - республика территориясендәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк программасы. Районыбыз торак фондында да хәл ителәсе мәсьәләләр шактый, шулай да 5-7 ел элек белән чагыштырганда хәл күпкә яхшырак. Хәзер нинди нәтиҗәләр ясарга була? Шушы һәм башка сорауларга муниципаль район инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Марс...

Барлык дәүләт программалары арасында иң масштаблысы - республика территориясендәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк программасы.

Районыбыз торак фондында да хәл ителәсе мәсьәләләр шактый, шулай да 5-7 ел элек белән чагыштырганда хәл күпкә яхшырак. Хәзер нинди нәтиҗәләр ясарга була? Шушы һәм башка сорауларга муниципаль район инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җавап бирделәр.
- Капиталь ремонт региональ программасы хисабына 2015 елда районда 10 күпфатирлы йорт төзекләндерелде. Планлаштырылган эшләр тулы күләмдә башкарылды. Бу максаттан 7,2 млн.сум тотылды. Шул ук вакытта республика бюджетыннан 2,26 млн.сум, муниципаль бюджеттан 1,71 млн.сум бүлеп бирелде, милекчеләрдән җыелган акча 3,28 млн.сум, - диде Марс Мөнәвир улы.
-Татарстанда торак милекчеләре өчен капиталь ремонтка айлык минималь түләү 1 квадрат метрга 5 сум. Милекчеләр карары белән түләү күләме артырга мөмкин. Шулай ук аларның идарә компаниясеннән (безнең районда ул УК "Наш дом", УК "Комфорт", "Затон" ЧУК ООО, ТСЖ Тенеш) йортта программа кысаларында нинди эшләр планлаштырылуы турында отчет таләп итәргә һәм башкарылган эшләрне кабул итүдә катнашырга хокукы бар.
Без район үзәгенең ремонт эшләре тәмамланган берничә йортында булдык һәм анда яшәүчеләр белән сөйләштек. Комаров урамының 12, 19, 17, 20, 21, 10 нчы йортларында, Дзержинский урамының 15,19нчы йортларында яшәүчеләр капиталь ремонтны күптән көткәннәр иде. Ниһаять, хыяллары чынга ашты. Бу йортларда ремонт төрле вакытта - 2011 елдан алып быелга кадәр дәвам итте. Комаров урамы 2, Дзержинский урамы 14 йортларына 2016 елда ремонт ясалачак.
Йортларда яшәүчеләр капиталь ремонт сыйфатының иң җитди контролерлары. Чөнки алар эшләрне кабул итүдә катнашып кына калмый, ремонтның ярты бәясен дә түлиләр. Район халкы фикерен газетабыз битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев