Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында яшәп иҗат итүче популяр җырлар авторы Гөлфия Шакирова

Аның җырларын республикабызның танылган артистлары гына түгел, тугандаш Башкортстан эстрадасы җырчылары да яратып башкара. Шулай ук илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татар җырчылары һәм композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши. Бүгенгесе көндә дә актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче талантлы бу ханымның җиде меңгә (!) якын җыр тексты бар. Һәм ул безнең якташыбыз,...

Аның җырларын республикабызның танылган артистлары гына түгел, тугандаш Башкортстан эстрадасы җырчылары да яратып башкара. Шулай ук илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татар җырчылары һәм композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши. Бүгенгесе көндә дә актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче талантлы бу ханымның җиде меңгә (!) якын җыр тексты бар. Һәм ул безнең якташыбыз, Чаллы авылы кызы Гөлфия Шакирова.


Хәзер дә туган авылында яши. Гомерен балалар укытуга багышлаган РФ Мәгариф отличнигы, берничә тапкыр "Ел укытучысы" исеменә лаек булган, хезмәт ветераны.

Педагогик эшчәнлек белән бергә иҗат белән дә шөгыльләнә - җыр текстлары яза. Әйтергә кирәк, аның шигырьләре җырлап тора, тамашачының яраткан җырына әверелә бара. "Мин кечкенәдән шигырьләр яза идем, тик үзем өчен генә. Чынлап торып иҗат белән шөгыльләнү соңрак башланды. Эш, тормыш, дүрт бала тәрбияләү мәшәкатьләре белән вакыт булмады. Иҗатка юл язмыш кушуы буенча 2002 елда Буа якларына барып чыккач ачылды. Биредә инде бүгенгесе көндә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Рафаэль Латыйпов белән таныштык һәм аның башкаруында "Бәхетле бул" дигән җырым халык күңеленә хуш килеп, популярлык казанды".

Шуннан башлап аның илһам чишмәсе тулып кына тора. "Җыр текстлары язу миңа җиңел бирелә, ди Гөлфия ханым. - Көн саен диярлек яңа шигырьләр туып тора. Әлбәттә, иң элек тамашачы яратып кабул итәрлек һәм хит булырдай җыр тусын өчен, шигырьнең сүзләре мәгънәле булырга тиеш, аннан уңышлы язылган көй, башкаручының тамашачыга җиткерү осталыгыннан тора".

Гөлфия ханым соңгы елларда заказга еш яза. Ул күп кенә танылган хитлар авторы. "Татар җыры" бәйгесендә төрле елларда аның сүзләренә язылган 12 җыр "Алтын Барс" премиясенә лаек булды. Узган 2014 елда "Башкорт ел җыры" бәйгесендә ике җыры, шулай ук тагын 2 җыры "Болгар радиосы" милли музыка премиясе алган. Быелгысы елда аның сүзләренә язылган 10 җыр хит-парадка эләкте, шулардан дүртесе премиягә лаек булды. Февраль аенда Гөлфия ханым Мәскәү шәһәрендә узачак "Болгар радиосы" милли-музыкаль премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.

Гөлфия Шакирова балалар өчен дә җыр текстлары яза. Узган ел Башкортстанда "Туган тел каналы"нда балалар арасында уздырылган җыр конкурсында аның сүзләренә 12 җыр башкарылган һәм ул бүләккә лаек булган.

Иҗат өчен илһам чишмәсен, каян аласыз дигән соравыма, «әлбәттә, туган җирдән, туган нигездән, якташларым, эчкерсез күңелле кешеләр белән аралашудан алам», - дип җавап бирде. Аның иң популяр җырларны үз эченә алган 3 аудиодиск дөнья күрде. Хыялы - үзе җырлап сольный диск һәм җыр текстлары кергән китабын чыгару. Әлбәттә, бу финанс чыгымнарга бәйле. Бәлки райондашларыбыз арасында да ярдәм итүче киң күңелле иганәчеләр табылыр. Бу автор өчен дә, җыр яратучылар өчен зур бүләк булыр иде. Райондашыбызның барлык уй-хыяллары тормышка ашуын, алга таба да яңа, матур җырлары белән сөендереп яшәвен, иҗат чишмәләренең саекмавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев