Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында яшьләр көнен билгеләп үттеләр фото

Россиядә ел саен 27 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне өлкәннәр дә яратып бәйрәм итә. Алар да бит кайчандыр яшь булган, шуңа күрә бу бәйрәм барлык кешегә дә кагыла. "Киләчәк - яшьләр кулында" лозунгы белән әлеге бәйрәм үз башлангычын ерак 1958 елда ук ала. Ә 1993 елда Россиянең беренче...

Россиядә ел саен 27 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне өлкәннәр дә яратып бәйрәм итә. Алар да бит кайчандыр яшь булган, шуңа күрә бу бәйрәм барлык кешегә дә кагыла.


"Киләчәк - яшьләр кулында" лозунгы белән әлеге бәйрәм үз башлангычын ерак 1958 елда ук ала. Ә 1993 елда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин Яшьләр көнен 27 июньдә билгеләп үтү турында боерык чыгара.
Кама Тамагында бу бәйрәм Туфан Миңнуллин исемендәге яңа паркта үтте.
Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Форпост" муниципаль учреждение җитәкчесе Антон Хәкимов белән берлектә оештырылды.
Поселок халкы күңелле музыкага биеде, күңел ачты. Паркта кабартылган зур батут урнаштырылган иде. Аңа балалар бик тә куанды.
Теләгән кеше үзенә аквагрим ясатты. Моннан тыш, төрле бәйгеләр дә оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр төркемнәргә бүленеп, күпертелгән резин "памперс" һәм аяк киемен киеп, тизлектә ярышты. Иң активларга татлы бүләкләр һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Соңрак шул ук урында район яшьләре өчен дискотека оештырылды.
Яшьләр дә, олылар да бәйрәмнән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев