Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында яшәүчеләрне Тәмте һәм Куйбышев Затон штпда базарлар ябылу кыен хәлдә калдырды

Ачыкланганча, проблема бүген генә килеп тумаган. Куйбышев Затон штпда бу мәсьәлә 2011 елда ук күтәрелгән иде. Ул вакытта урамда сәүдә итү өчен билгеләнгән мәйданчыктагы тәртипне шәһәр җирлеге күзәтеп торды. Ул ук муниципаль учреждениеләр өчен коммерция эшчәнлеге алып бару рөхсәт ителмәсә дә законны бозып эшмәкәрләрдән сәүдә иткән өчен акча җыйды. Прокуратура...

Ачыкланганча, проблема бүген генә килеп тумаган.

Куйбышев Затон штпда бу мәсьәлә 2011 елда ук күтәрелгән иде. Ул вакытта урамда сәүдә итү өчен билгеләнгән мәйданчыктагы тәртипне шәһәр җирлеге күзәтеп торды. Ул ук муниципаль учреждениеләр өчен коммерция эшчәнлеге алып бару рөхсәт ителмәсә дә законны бозып эшмәкәрләрдән сәүдә иткән өчен акча җыйды.
Прокуратура тикшер-гәннән соң алар үз эшчәнлекләрен законлаштырырга карар итеп, МУП төзеделәр һәм барлык вәкаләтләрне аңа тапшырдылар. Әмма, берничә ай эшләгәннән соң, рентабельсез учреждение буларак МУП ябыла һәм поселоктагы урам сәүдәсенә берәү дә контрольлек итми.
- Хакимиятнең безгә карата дәгъвасы булмасын өчен без сәүдә иткәннән соң Затонда һәм Тәмтедәге чүп-чарны үзебез җыештыра идек, яисә моның өчен кеше яладык,- ди эшмәкәрләр.
Әмма, проблеманы бу гына хәл итми. 2014 елда Федераль закон таләпләрен саклауны чираттагы кат тикшерүдән соң прокуратура "Куйбышев Затон штп мб" һәм Тәмте авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләре исеменә күрсәтмә чыгара. Ике очракта да "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнегенә дәүләт көйләве нигезләре турында"гы федераль законны бозу ачыклана.
- Аерым алганда, һәр базарның закон буенча оештыручысы булырга тиеш,- ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Алар җирле үзидарә органнары да, юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр дә булырга мөмкин. Оештыручы эш режимын, сәүдә итү өчен урын бирү тәртибен билгели. Нәкъ менә алар урын өчен түләү хакын билгели һәм территорияне җыештыра. Әмма иң мөһиме, закон нигезендә, оештыручы эш барышында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итергә бурычлы. Аерым алганда, базар территориясе киртәләп алынырга, анда сак куелырга һәм видеокүзәтү урнаштырылырга тиеш. Райондагы базарларда бу таләпләр тулы күләмдә берсе дә үтәлми. Әгәр Кама Тамагында территория өчен җаваплы эшмәкәр булса, Куйбышев Затон һәм Тәмтедә бу шартлар үтәлми.
Ахырын газетадан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев