Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында яңа елның беренче ункөнлегендә 3 урлау очрагы теркәлгән, 2 автомобильгә ут кабу очрагы булган

Озын яллардан соң беренче очрашу муниципаль район учреждение һәм оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә яңа елның беренче ункөнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Полиция бүлекчәсе башлыгы Алексей Васильев билгеләп үтүенчә, бәйрәмнәр тыныч үткән. Криминаль фактлардан - 3 урлау очрагы теркәлгән, шуларның 2се кайнар эзләрдән ачыкланган. 31 декабрьдән 1 гыйнварга һәм 6-7 гыйнварда 9 РОВД,...

Озын яллардан соң беренче очрашу муниципаль район учреждение һәм оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә яңа елның беренче ункөнлегенә нәтиҗәләр ясалды.


Полиция бүлекчәсе башлыгы Алексей Васильев билгеләп үтүенчә, бәйрәмнәр тыныч үткән. Криминаль фактлардан - 3 урлау очрагы теркәлгән, шуларның 2се кайнар эзләрдән ачыкланган. 31 декабрьдән 1 гыйнварга һәм 6-7 гыйнварда 9 РОВД, 6 ДНД, 3 "Форпост" отряды хезмәткәрләре кизү торган. Ул бәйрәм чараларының яхшы оештырылуы, ял итүчеләрнең иминлегенә зыян килмәве турында әйтеп үтте. Шулай ук Алексей Анатольевич Кама Тамагында дружина 80 кешене тәшкил иткән яхшы ДНД оештырылуы турында да әйтте.

Кышкы каникуллар вакытында балаларның ялын оештыру турында мәгариф идарәсе башлы Илшат Гомәров сөйләде. Аерым алганда, ул мәктәп лагерьларының яхшы эшчәнлеге, спорт секцияләренең, актив эшләве, район һәм Казандагы музей- театрларга күпсанлы экскурсияләр оештыру хакында сөйләде.

Кама Тамагы почтамты җитәкчесе Илнур Миңгалиев язылу кампаниясе нәтиҗәләре турында әйтте. Экземплярлар һәм керемнәр буенча оешма планны үтәгән.

Аерым алганда, "Идел таңнары" район газетасына 2000гә якын район кешесе язылган.

Елның беренче көннәрендәге районда янгынга каршы хәл буенча ПСЧ-116 җитәкчесе Эдуард Гыйләҗев сөйләде. Торак һәм административ биналарда янгыннар булмаган, ләкин ике автомобильгә ут кабу очрагы булган. Ул шулай ук соңгы ике елны чагыштырып, аларны анализлады.

Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр белән эшләү турында социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Сафина сөйләде. Бүлек хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә кышкы вакытта яшәү шартларын тикшерү максатыннан 11 күпбалалы гаиләдә һәм өлешчә ялгыз пенсионерларның өйләрендә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев